Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда “Һөнәрләр дөньясы-2016” конкурсы үтте

Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат үзәгендә "Һөнәрләр дөньясы-2016" шәһәр конкурсының финалы үтте. Анда Комсомол, Үзәк һәм Автозавод районнарыннан бәйгенең район этапларында җиңгән берәр мәктәп командасы көч сынашты. Мәктәп укучыларын аңлы рәвештә һөнәр сайлауга әзерләү максатын күздә тоткан "Һөнәрләр дөньясы" бәйгесе Чаллыда 2008 елдан башлап, ел саен оештырыла. Өч этапта үткән...

Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат үзәгендә "Һөнәрләр дөньясы-2016" шәһәр конкурсының финалы үтте. Анда Комсомол, Үзәк һәм Автозавод районнарыннан бәйгенең район этапларында җиңгән берәр мәктәп командасы көч сынашты.

Мәктәп укучыларын аңлы рәвештә һөнәр сайлауга әзерләү максатын күздә тоткан "Һөнәрләр дөньясы" бәйгесе Чаллыда 2008 елдан башлап, ел саен оештырыла.

Өч этапта үткән бәйгенең 2015 елның ноябреннән 2016 елның гыйнварына кадәр үткәрелгән мәктәп турында шәһәрнең 65 мәктәбеннән 1-11 сыйныфта укучы 36519 бала катнашкан. Мәктәп этабы кысаларында мәктәпләрдә төрле һөнәр ияләре белән 1080 очрашу оештырылган, шәһәрнең "КАМАЗ" АҖ, "Чаллы икмәге" ЯАҖ, "Домкор", "Челны-Холод", "Алиса", "Тортугалия", "Акульчев", "Просто молоко" ААҖ, ТЭЦ, Элеватор кебек предприятиеләрендә, медицина, дәвалау-профилактика учреждениеләрендә, уку йортларында экскурсияләрдә булганнар, төрле уку йортлары вәкилләре катнашында ата-аналар җыелышлары үткәрелгән. Мәшгульлек үзәге вәкилләре укучылар белән очрашып, ихтыяҗ зур булган һөнәрләр турында мәгълүмати дәресләр үткәргәннәр. Нәтиҗәдә, укучылар күңелләренә хуш килгән һөнәр турында мәгълүмат туплап, бәйгедә шул һөнәрне презентацияләгәннәр.

Һәр мәктәптән иң уңышлы әзерләнгән бер команда сайлап алынып, бәйгенең район турына үткән. "Һөнәрләр дөньясы-2016"ның март аенда узган район этабында 890 укучы катнашкан. Һәр районнан бер генә команда бәйгенең соңгы, шәһәр этабында чыгыш ясау хокукына ия булган.

Финалда Комсомол районыннан - 56нчы, Автозавод районыннан - 27нче һәм Үзәк районнан 18нче мәктәп командалары ярышты. Һәркайсы үзе сайлаган һөнәрнең (автослесарь, ЧПУ станокларын көйләүче, төзүче һөнәрләре) мөһимлеген, өстенлекле якларын күрсәтүгә иҗади якын килеп, сәхнәдә аны сәнгать югарылыгында оста тасвирлап бирде. Шулай да, мәртәбәле жюри арадан 18нче мәктәп "төзүчеләре"нә өстенлек бирде. Команда төзүче һөнәрен үткән гасырның зур төзелеше - Кама буенда автогигант һәм ак калабыз Чаллыны төзү тарихы белән бәйләп, төзүче һөнәренең мөһимлеген җирле фактлар белән бәйләп күрсәтүе белән откандыр. Сәхнәдә гомерен шәһәребезгә багышлаган тулы бер буын тормышы, кинокадрлар кебек, чагылып үткәндәй булды.

Беренче урынны алган 18нче мәктәп командасы 100 мең сумлык сертификатка ия булды. 27нче мәктәп командасы - икенче, 56нчы мәктәп командасы өченче урыннарны алдылар. Аларга 75 һәм 50 мең сумлык сертификатлар тапшырылды.

Чарада мактаулы кунаклар - шәһәребезнең танылган хезмәт ветераннары, төрле һөнәр вәкилләре, "Һөнәрләр дөньясы-2016" партнерлары "КАМАЗ" АҖ, "Евростиль" ҖЧҖ, "Челны-Лада" ҖЧҖ һәм шәһәр мәшгульлек үзәге вәкилләре катнашты. Финалга үткән командаларга кунаклар да үз бүләкләрен тапшырдылар.

"Һөнәрләр дөньясы-2016" тагын бер кат бүгенге көндә эшче һөнәрләргә ихтыяҗ зур булуын һәм яшь буынга нәкъ менә эшче һөнәрләргә йөз белән борылырга кирәклеген искәртте.

Илгизә ЛОТФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев