Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда сайлау участоклары ачылды

Бүген җиденче чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлыйбыз. Чаллыда иртәнге сигездә 170 сайлау участогы ачылды. Тавыш бирүчеләр исемлегенә 399 меңнән артык чаллылылы кертелгән. Аларның 2181е унсигез яшен тутырып быел беренче тапкыр үз гражданлык позициясен белдерәчәк.

Участокларда сайлаучыларга ике бюллетень бирелә. Аның берсендә - партияләр исемлеге, икенчесендә кандидатлар язылган. Шәһәрдәшләребез сайлауларда актив катнашыр дигән өметтә калабыз. Чөнки Чаллы һәрвакытта да республикакүләм алдынгылар исемлегендә булды. Сайлауларда да сынатмаска иде. Тавыш бирү участоклары кичке 8гә кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев