Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга пульмомобиль килә

Мәскәүнең пульмонология белгечләре үзләренең аппаратуралары белән Чаллыга киләчәк. Аларның максаты - 3 көн дәвамында (6-8 октябрьдә) шәһәрдәшләргә скрининг үткәрү. Ягъни тиз һәм нәтиҗәле итеп тикшерү. Иң мөһиме, тикшерү бушлай. Мәскәү белгечләрен үз җиһазлары белән Чаллыга чакыру идеясен шәһәрдә эшләп килүче шәхси клиникаларның берсе һәм сәламәтлек саклау идарәсе тәкъдим иткән иде....

Мәскәүнең пульмонология белгечләре үзләренең аппаратуралары белән Чаллыга киләчәк.

Аларның максаты - 3 көн дәвамында (6-8 октябрьдә) шәһәрдәшләргә скрининг үткәрү. Ягъни тиз һәм нәтиҗәле итеп тикшерү. Иң мөһиме, тикшерү бушлай. Мәскәү белгечләрен үз җиһазлары белән Чаллыга чакыру идеясен шәһәрдә эшләп килүче шәхси клиникаларның берсе һәм сәламәтлек саклау идарәсе тәкъдим иткән иде.

Пульмомобиль - ул фәнни-тикшеренү белән шөгыльләнүче лаборатория. Әмма соңгы вакытта әлеге лаборатория белгечләре пульмомобильне дәвалау учреждениесе кабинетларына урнаштырып, төрле төбәкләрдә авыруларны кабул итәләр. Бу мөмкин кадәр күбрәк авыруга үз вакытында тиешле медицина ярдәме күрсәтү максатын күздә тотып эшләнә. Башкала лабораториясе ике көн КАМАЗ заводларында, бер көн шәһәрдәге шәхси клиникада кабул итәчәк. График төзегәндә, нигездә, тәмәке тартучыларга һәм сулыш алу функцияләре бозылган, үпкәсендә обструктив авыру булган пациентларга өстенлек бирелә. Әлбәттә, максатыбыз бүген әле эшли торган 35-60 яшьлекләрне тикшерү булса да, ярдәм сорап килгән бер кешене дә кире борырга исәбебез юк, - ди Чаллының баш пульмонологы Наталья Воробьева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев