Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының хастаханәсендә гыйбадәт бүлмәләре ачыла

Чаллы шәһәрендәге 5 нче санлы хастаханәдә (элеккеге "КамАЗ" шифаханәсе) мөселманнар һәм христианнар өчен гыйбадәт бүлмәләре ачарга әзерләнәләр. Шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм аның урынбасары Фоат хәзрәт Мөхәммәтов шифаханәдә булып бу эшнең барышы белән танышты, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Хастаханәнең баш табибы Зөфәр Насретдинов белдергәнчә: "Хастаханә шәһәр һәм якын-тирә районнардагы кешеләргә хезмәт күрсәтә. Бездә даими рәвештә 600дән артык кеше 13 юнәлеш буенча дәвалана. Әлбәттә, авыруларның рухи ихтыяҗларын да канәгатьләндерү мөһим. Чөнки рухы нык кеше тән авыруларын җиңелрәк кичерә, авыруны тизрәк җиңә. Гыйбадәт бүлмәсенә дин тотучы үз хезмәткәрләребез дә йөрер дип уйлыйм. Табиблар арасында да намаз укучылар бар".

Булачак намаз бүлмәсе 1 нче неврология бүлегенең икенче катында җиһазлана. Аның идәненә келәм җәелгән, диварга намаз укырга өйрәткән плакатлар ээленгән, дини әдәбият белән тәэмин ителгән. Янәшәдә генә комган куелган тәһарәтханә бар.

Ә христианнар өчен гыйбадәт бүлмәсе 2 нче неврология бүлегендә әзерләнә.

Әлфәс хәзрәт баш табибка, аның ярдәмчеләренә бу юнәлештә башкарган хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. "Авыруларга палатада намаз уку кыенрак. Чөнки кемгәдер уңайсызлык тудырырмын дип читенсенәсең, намазның бар шартларын үтәп булмый. Ә аерым бүлмәдә намаз уку җанга тынычлык бирә. Коръән уку мөмкинчелеге дә булачак. Ягъни гыйбадәт бүлмәсе авыруларга өстәмә бер таяныч," - ди ул, һәм 5 нче хастаханә үрнәгенә шәһәрнең башка хастаханәләре дә иярер дигән ышанычын белдерә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев