Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының “Туфан” мәчетенә – 10 ел

Чаллы шәһәренең "Туфан" мәчете үзенең 10 еллыгын билгеләп үтте. Әлеге уңайдан оештырылган тантанада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли, шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, шәһәр имамнары, мәчетне төзүгә өлеш керткән иганәчеләр, мәхәллә әгъзалары, "Ак мәчет" мәдрәсәсе шәкертләре катнашты.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үз чыгышында мәчет төзүдә катнашуның әҗер-саваплары турында сөйләде, дин әһелләренә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлауларын җиткерде. "Кемдер юбилейлар уздыруга каршы төшә. Әмма бу бит инде мөселманнарны очраштыру, күрештерү өчен бер форсат. Икенчедән, Аллаһы Тәгалә биргәннәргә шөкер итү, ягъни шөкер мәҗлесе," - диде имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт. Ул шулай ук "Туфан" мәчете имам-хатыйбы, мөхтәсибәтнең аксакаллар Шурасы рәисе Равил хәзрәт Нуруллинның хезмәтенә югары бәя бирде. "Мәчетнең тышында да, эчендә дә бер җитешсезлек тапмассың. Юбилейга ул тагын да матурланган. Болар барсы да имам-хатыйбның, бик тату булып яшәүче мәхәллә әгъзаларының уртак тырышлыгы," - дип ассызыклады ул.

Иганәчеләр исеменнән чыгыш ясаган Кече литражлы автомобильләр заводының элеккеге генераль директоры Вәсил Каюмов та белгечлеге буенча югары белемле төзүче булган Равил хәзрәтне, хәтта завод белән идарә итә алырлык кеше итеп бәяләде. Вәсил Кадым улы шулай ук мәчет төзелешенә бәйле истәлекләре белән уртаклашты, аның авыр икътисад чорында төзелүен билгеләде. Бу Аллаһы йортын төзүгә милләтләре буенча урыс, яһүд, чуваш булган җитәкчеләрнең дә өлеш кертүен әйтте. Алар мәҗлескә дә чакырылган иде. Шуларның берсе - шәһәрнең чуваш җәмгыяте җитәкчесе Сергей Киров та мәҗлестә чыгыш ясап, ошбу чарада катнашучыларның шатлыгын уртаклашты. Ә шәһәр Башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рәфыйк улы Галиуллин, Равил хәзрәткә шәһәр Башкарма комитетының Рәхмәт хатын тапшырды.

Республикабыз премьер-министры Илдар Халиков та "Туфан" мәчетенең 10 еллыгы уңаеннан котлау телеграммасы юллаган. Аның тексты белән җыелучыларны Равил хәзрәт таныштырды.

"Туфан" мәчетенең 10 еллыгына багышланган тантана өйлә намазыннан соң аш мәҗлесе белән тәмамланды. Ул хатын-кызлар өчен дә үткәрелде. Килгән кунакларга "Туфан" мәчетенең бүләкләре тапшырылды.

Рәсемнәрдә: бәйрәмнән күренешләр; Равил хәзрәткә шәһәр Башкарма комитетының Рәхмәт хаты тапшырыла; Равил хәзрәт мәчетне төзүгә өлеш керткән җитәкчеләр белән (сулдан беренче - Сергей Кирович Киров, яһүд милләтеннән булган Александр Моисеевич Коган, Равил хәзрәт, Вәсил Кадим улы Каюмов).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев