Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылы яшь талантлар мәктәбендә катнашучыларга мастер-класс уздырды

Шәһәр Студентлар советы рәисе,«Нур» яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Давид Арушанян “Талантлар ачу” җәйге яшьләр мәктәбе катнашучылары каршында спикер буларак чыгыш ясады

 Әлеге ел саен үткәрелеп килүче белем бирү чарасы 17-25 августларда Казанда оештырыла. Анда Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән,  төрле өлкәләрдә уңышларга ирешкән 400 яшь кеше катнаша. Шуларның 20се Яр Чаллы шәһәреннән. Чаллылы һәр катнашучы якларга тиеш булачак проектны ничек тәкъдим итәргә кирәклеге турында сөйләде.Җәйге талантлар мәктәбе мәйданында 14тән 30 яшькә кадәрле төрле өлкәләрдә талантлы дип танылган яшь кешеләр, уңышлы карьера төзү өчен тиз үсеш күнекмәләре программасын үзләштерә. Бизнес-проект белән идарә итү нечкәлекләренә төшенә, шулай ук үз үсешенең шәхси планын төзергә тиеш була.

 

http://nabchelny.ru/news/33417

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X