Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар балалар өчен түләүне рәсмиләштерүгә гариза бирә алалар

Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы хәбәр итүенчә, posobie16.gosuslugi.ru аша өч яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар өчен 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен гариза тапшырырга мөмкин.

Хезмәт 2020 елның 11 маенда РФ президенты Владимир Путин «Балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары турында» 2020 елның 7 апрелендәге 249 номерлы Указга кул куйганнан соң кыска вакыт эчендә эшли башлады. Документ нигезендә бер тапкыр бирелә торган түләү 2020 елның 1 июненнән башкарылачак. Акчаны өч яшьтән алып 16 яшькә кадәр, РФ гражданлыгы булган һәр балага алырга мөмкин (бала уналтынчы яшькә кадәр булган очракта, 2020 елның 1 июленә кадәр). 

Бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләү өчен 2020 елның 1 октябренә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Элегрәк балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү кысаларында дәүләт хезмәтләренең бердәм порталына РФ гражданнары тарафыннан өч яшькә кадәрге балалар өчен 5 мең сум күләмендә өстәмә түләү алу өчен гариза бирелгән иде. Бу түләүне ана капиталы алу хокукына ия гаиләләр алырга мөмкин. Әгәр гаиләдә өч яшькә кадәрге балалар берничә булса, түләү һәр балага билгеләнә. Бу ярдәм чарасы 2020 елның апрель-июнь айларында гамәлдә, шул ук вакытта түләү алу өчен гаризаны 2020 елның 1 октябренә кадәр тапшырырга мөмкин.  

 

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев