Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар «Ел спортчысы – 2018» бүләкләренә ия булдылар

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең зур концерт залында Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Ел спортчысы-2018» тантаналы чарасы узды

Чаллылылар узган елда спортта зур уңышларга ирешкән иң яхшы спортчылар арасында булды. «Спортның олимпия төрләре» номинациясендә бүләкләрне «Дельфин» олимпия резервы спорт мәктәбенең синхрон йөзү буенча тренер-укытучысы Юлия Белоглазова һәм спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Анна Гордеева алды.
«Олимпиянеке булмаган спорт төрләре» номинациясендә билбау көрәше буенча тренер-укытучы Алмаз Заһретдинов бүләкләнде. 
Шулай ук ел нәтиҗәләре буенча "Олимпия резервы" спорт мәктәбе Татарстан спорт мәктәпләре арасында икенче төркемдә икенче урынны алды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Татарстан Республикасының иң яхшы спорт клубы» номинациясендә «АК БАРС» ХК һәм «Зенит» ВК белән бергә «КАМАЗ-Мастер»командасы да бүләкләнде.

 

http://nabchelny.ru/news/34794

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев