Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллылылар татар драма театры өчен исем сайлый

Яр Чаллыда татар драма театрына исем сайлыйлар. Шәһәр халкыннан ике йөздән артык гариза килгән. Иң кече катнашучыга-алты, өлкәненә – 70 яшь. Чаллылыларның нинди вариантлар тәкъдим итүе турында мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрамиев сөйләде.

"Конкурста балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, педагоглар, КАМАЗ, банк, мәдәният, спорт, ТКХ учреждениеләре хезмәткәрләре, шәхси эшмәкәрләр, хуҗабикәләр һәм башкалар катнашты. Без мондый җавап көтмәгән идек. Халык тарафыннан «Җилкән», «Ак калфак», «Курай», «Серле сандык», «Нур», «Могжиза», «Ихлас», «Акчарлак», «Замандаш», «Нәфис», «Дуслык» кебек исемнәр тәкъдим ителде. Алар арасында Габдулла Тукай, Туфан Миңнуллин, Муса Җәлил, Шәүкәт Биктимеров, Фәнис Яруллин, Хәсән Туфан һ.б. танылган шәхесләрнең, язучыларның, драматургларның, артистларның исемнәрен мәңгеләштерергә тәкъдим итүчеләр дә булды. Исемнәрнең иң көтелмәгәнен блогер тәкъдим итте, бу - "Очпочматор", – дип уртаклашты Румил Кәрамиев.

Җиңүче киләсе атнада билгеле булачак. «Иң кечкенә катнашучыга без ел ахырына планлаштырылган яңа ел тамашасына билетлар бүләк итәбез. Иң өлкән катнашучыга - Рузилә апага, бөтен гаиләсе белән спектакльләребезне карарга мөмкинлек бирәбез, шул исәптән премьерага да», – дип хәбәр итте Чаллы дәүләт татар драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинзягулов.

Татар драма театрының яңа бинасы август аенда ишекләрен ачар дип планлаштырыла. Яңа театр сезонында тамашачыларны биш спектакль көтә.

Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация