Чаллылылар тхэквондо буенча Россия чемпионатында өч медаль алды
Яр Чаллы спортчылары бу көннәрдә Мәскәүдә уза торган тхэквондо буенча Россия чемпионаты призерлары булдылар.
Алена Миронюк 57 килограммга кадәр авырлык категориясендә алтын медаль яулады. Көмеш медальне 53 килограммга кадәр авырлык категориясендә Анна Казарновская яулады. Сергей Кирсанов 58 килограммга кадәр авырлык категориясендә бронза медаль яулады.
Чыганак: Челнинские известия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев