Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар «Урман утырту көне» акциясенә кушылачак

27 апрельдә Татарстанда "Урман утырту көне" республика табигатьне саклау акциясе узачак.

Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте. Гадәттәгечә, яңа урманнар республиканың барлык муниципаль районнарында да барлыкка киләчәк. Быел акция кысаларында 2,8 миллионнан артык үсенте утырту планлаштырыла. Акцияне үткәрү өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан төрле үсентеләрдән утырту материалы әзерләнде: каен, юкә, миләш, балан, сирень. Яр Чаллыда язгы күпләп агач утырту башланды. Бүген Башкарма комитет хезмәткәрләре Хәсән Туфан проспектында, 12нче комплекс ягыннан 40 агач утырттылар.
Шулай ук 19 комплекс ягыннан Сөембикә проспекты буенча 40 зәңгәр чыршы барлыкка килде. Агач утыртуда Дәүләт Советы депутатлары, шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин, мэр урынбасары Флера Андреева катнашты.
Бу язда шәһәр урамнарында барлыгы биш мең яшел үсенте утырту планлаштырыла.

 

http://nabchelny.ru/news/36133

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев