Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларның барысы да салым түләү бурычын үтәмәде

Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре буенча Россия Федераль салым хезмәте инспекциясе 2018 елның 3 декабрендә 2017 ел өчен милек салымнарын түләү срогы чыгуын искәртә. Кызганычка каршы, барлык гражданнар да аларны түләү буенча үз бурычын үтәмәде.

Билгеләнгән көнгә кадәр чаллылылар бюджетка 861 млн сумнан артык акча түләргә тиеш булган, бүгенге көнгә бюджетка 673 млн сум кергән, бу күчерелгән сумманың 78% ын гына тәшкил итә.
Чаллы шәһәре буенча салым инспекциясе салым түләү буенча үз бурычын үтәмәгән барлык гражданнарны үз бурычларын тиз арада түләп бетерергә чакыра.
Бурыч булу турында мәгълүматны берничә ысул буенча алырга мөмкин:
- Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайты www.nalog.ru «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисы ярдәмендә;
- дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында www.gosuslugi.ru;
- Федераль суд приставлары хезмәтенең башкарма производстволарның мәгълүматлар банкында www.fssprus.ru үзе турында мәгълүмат барлыгын тикшерү аша;
- шәхси мөрәҗәгать иткәндә турыдан-туры салым органы аша;
- Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәккә шәхси мөрәҗәгать иткәндә (КФҮ).
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, срогы чыккан һәр көн өчен РФ Үзәк банкы рефинанслау ставкасының 1/300 күләмендә пени исәпләнә.
Салым инспекциясе чаллылылардан салым түләү бурычларын үтәүләрен сорый.

 

http://nabchelny.ru/news/34772

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев