Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларны Питрау бәйрәменә чакыралар

Чара 11 июль көнне 18:00 сәгатьтә Җиңү паркында оештырыла. Чаллыда Питрау бәйрәме ел саен үткәрелә.

Аның максаты – керәшеннәрнең мәдәни традицияләрен, гореф-гадәт, йолаларын үстерү һәм саклау, шәһәрдә милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту. 

Әлеге чара традицияләргә бай һәм ул җәй, чәчәк, үләннәр бәйрәме буларак үткәрелә.  Питрау татар халкының Сабантуй бәйрәменә охшаган. Бәйрәмнәрнең эчтәлеге бертөрле, шулай да үзенчәлекләре дә юк түгел. Бу көнне түгәрәк уеннары уйныйлар, такмаклар җырлыйлар: “Питрау сандугачы” исеме өчен ярышалар. Утын кисү, каршылыкларны узып йөгерү, аркан тарту, себерке бәйләү буенча ярышларда җитезлеккә көч сынашалар

Бәйрәм кунаклары алдында «Карендәшләр» керәшен халык фольклор ансамбле, «Җанагайлар» керәшен яшьләр ансамбле, «Бәләкәй дәдәйләр» яшь кашыкчылар оркестры һәм башкалар чыгыш ясаячак.

http://nabchelny.ru/news/32473

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев