Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларны Спас ярминкәсенә чакыралар

3-5 август көннәрендә Алабугада XI Бөтенроссия Спас ярминкәсе оештырыла.

Чара традиция буенча Алабуганың Шишкин буасы тирәсендәге тыюлык территориясендә, шәһәрнең тарихи өлешендә «Молодёжный» стадионы һәм үзәк урамында уза.
Ярминкәдә кулдан эшләнгән әйберләрне сату, төрле өстаханәләр планлаштырыла.
Төрле профессиональ артистлар, фольклор һәм цирк коллективлары чыгышы чараны ямьләндереп торачак. “Осталар шәһәре”ндә үз кулларың белән сувенирлар әзерләргә мөмкин булачак. Моннан тыш, ярминкәдә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, халык көнкүреш товарларын җитештерүчеләр продукцияләре тәкъдим ителәчәк.
Шунда ук Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән Чаң сугу осталарының иҗат фестивале оештырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев