Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының күп функцияле үзәгендә пенсионерларны счетларны ничек түләргә һәм табибка кабул итүгә язылырга өйрәттеләр

Татарстан КФҮгендә өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтү атнасы узды. Үзәк белгечләре бөтен республика буенча электрон сервисларны үзләштерергә ярдәм итә.

Өлкән яшьтәге кешеләргә Россия һәм Татарстан Дәүләт хезмәтләре, илнең Пенсия фонды порталларында шәхси кабинетлар булдырырга ярдәм иттеләр. Чит ил паспортын дистанцион рәвештә рәсмиләштерергә, машина йөртү таныклыгын алырга, хезмәт стажы, хезмәт хакы турында архив белешмәсенә заказ бирергә, ЖКХ хезмәтләре өчен түләргә, табибка язылып куярга өйрәттеләр.

Укыту республиканың күп функцияле үзәкләрен кабул итү залларында урнаштырылган  компьютерларында башкарылды. Үзәк белгечләре ярдәменнән файдалану өчен алдан язылу кирәкми һәм хезмәт күрсәтүгә талон алу зарурлыгы юк иде.

 

Фото ачык чыганаклардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев