Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чәчәкләр фестивале

­Чал­лы­быз­да рес­пуб­ли­ка һәм шә­һәр кө­не уңа­ен­нан бик күп ча­ра­лар оеш­ты­рыл­ды. Алар 27 ав­густ­та ук баш­ла­нып кит­те. Ә бәй­рәм­нең куль­ми­на­ци­он нок­та­сы - "Ак­ва­рель-2016" чә­чәк­ләр фес­ти­ва­ле һәм Яр буе пар­кы мәй­да­нын­да­гы те­ат­раль та­ма­ша 30 ав­густ­та бул­ды. Чә­чәк­ләр фес­ти­ва­ле­нә шә­һә­ре­без­нең пред­при­я­тие һәм оеш­ма­ла­ры, бюд­жет уч­реж­де­ни­е­лә­ре нык­лап әзер­лә­нә. Алар­да эш­ләү­че­ләр приз­лы урын­нар алу өчен...

­Чал­лы­быз­да рес­пуб­ли­ка һәм шә­һәр кө­не уңа­ен­нан бик күп ча­ра­лар оеш­ты­рыл­ды. Алар 27 ав­густ­та ук баш­ла­нып кит­те. Ә бәй­рәм­нең куль­ми­на­ци­он нок­та­сы - "Ак­ва­рель-2016" чә­чәк­ләр фес­ти­ва­ле һәм Яр буе пар­кы мәй­да­нын­да­гы те­ат­раль та­ма­ша 30 ав­густ­та бул­ды.

Чә­чәк­ләр фес­ти­ва­ле­нә шә­һә­ре­без­нең пред­при­я­тие һәм оеш­ма­ла­ры, бюд­жет уч­реж­де­ни­е­лә­ре нык­лап әзер­лә­нә. Алар­да эш­ләү­че­ләр приз­лы урын­нар алу өчен фан­та­зи­я­лә­рен дә, ты­рыш­лык­ла­рын да кыз­ган­мый­лар, чөн­ки чә­чәк­ләр­дән кү­ләм­ле ком­по­зи­ци­я­ләр ясау­чы­лар ара­сын­да­гы кон­кур­ста җи­ңү­че­ләр­гә сал­лы бү­ләк­ләр тап­шы­ры­ла. Әле­ге бәй­ге­дә үз эше­нең ос­та­ла­ры бе­лән бер­гә, чә­чәк­ләр яра­ту­чы шә­һәр­дәш­лә­ре­без дә бик те­ләп кат­на­ша.

Бы­ел­гы чә­чәк­ләр фес­ти­ва­ле­нең яңа­лы­гы шун­да: "Азат­лык" мәй­да­нын­да кү­ләм­ле ком­по­зи­ци­я­ләр юк иде. Аның ка­ра­вы алар шә­һәр­нең өч ра­йо­нын­да шә­һәр­дәш­ләр­не сө­ен­де­рә. То­рак-ком­му­наль ху­җа­лык пред­при­я­ти­е­лә­рен­дә эш­ләү­че­ләр әй­тү­ен­чә, 18 мәй­дан­да­гы күз явын алыр­лык ма­тур ком­по­зи­ци­я­ләр­не ат­на дә­ва­мын­да ка­рап бу­ла­чак. Ә "Азат­лык" мәй­да­нын­да чә­чәк­ләр­дән эш­лән­гән кар­ти­на­лар күр­гәз­мә­се күп­ләр­нең игъ­ти­ба­рын үзе­нә җә­леп ит­те. Алар­ны шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев тә ка­ра­ды.

Бәй­рәм­дә шу­лай ук Та­тар­стан­ның икъ­ти­сад ми­нис­т­ры Ар­тем Зду­нов, ТР Дәү­ләт Со­ве­ты­ның со­ци­аль сә­я­сәт ко­ми­те­ты рә­и­се Свет­ла­на За­ха­ро­ва, ТР Дәү­ләт Со­ве­ты де­пу­та­ты Мө­нир Гай­нул­лин кат­наш­ты.

"Хөр­мәт­ле дус­лар, ка­дер­ле Чал­лы­лы­лар бү­ген күп мил­ләт­ле ярат­кан рес­пуб­ли­ка­быз­да зур дәү­ләт бәй­рә­ме - Та­тар­стан рес­пуб­ли­ка­сы кө­не. Бү­ген сез­нең күп­лә­ре­гез рес­пуб­ли­ка­быз­ны Рос­си­я­нең икъ­ти­са­дый як­тан иң ал­га кит­кән тө­бә­ге дип әй­тә ала. Без­нең рес­пуб­ли­ка­да дан­лы шә­һәр, иле­без­нең ма­ши­на тө­зү­че­ләр баш­ка­ла­сы Чал­лы ае­рым урын би­ләп то­ра. Без тө­зү­че­ләр, "КА­МАЗ" хез­мәт­кәр­лә­ре, шә­һә­ре­без һәм хал­кы­быз бе­лән го­рур­ла­на­быз. Та­тар­стан Пре­зи­ден­ты һәм шә­һәр җи­тәк­че­лә­ре исе­мен­нән Сез­не Рес­пуб­ли­ка кө­не бе­лән кот­лыйм. Чал­лы рес­пуб­ли­ка кө­не­нә ма­тур бәй­рәм - чә­чәк­ләр фес­ти­ва­ле оеш­ты­ра. Әм­ма без бы­ел фес­ти­валь­нең фор­ма­тын үз­гәрт­тек. Кү­ләм­ле ком­по­зи­ци­я­ләр­не парк­лар­га һәм сквер­лар­га куй­дык. Бу хал­кы­быз­га чә­чәк объ­ект­ла­ры бе­лән озаг­рак хо­зур­ла­ныр­га мөм­кин­лек би­рә", - ди­де шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев.

ТР икъ­ти­сад ми­нис­т­ры Ар­тем Зду­нов ТР Хө­кү­мә­те исе­мен­нән из­ге те­ләк­лә­рен җит­кер­де.

Та­тар­стан Дәү­ләт Со­ве­ты де­пу­та­ты Свет­ла­на За­ха­ро­ва Дәү­ләт Со­ве­ты рә­и­се Фә­рит Мө­хәм­мәт­шин һәм де­пу­тат­лар кор­пу­сы исе­мен­нән хал­кы­быз­ны кот­ла­ды. "Сез­нең һәр­бе­ре­гез рес­пуб­ли­ка­быз чә­чәк ат­сын, со­ци­аль-икъ­ти­са­дый үсеш­кә иреш­сен өчен мөм­кин бул­ган­ча ты­ры­шып эш­ли. Сә­ла­мәт­лек, имин­лек һәм уңыш­лар Сез­гә!"- ди­де ул.

Чә­чәк­ләр фес­ти­ва­лен тан­та­на­лы шарт­лар­да ачу чын мәгъ­нә­сен­дә чә­чәк­ләр кар­на­ва­лы­на әй­лән­де. Чә­чәк­ләр кул­ла­нып те­гел­гән ки­ем­нәр­дән "Чә­чәк­ләр пат­ша­сы" һәм "Иң ях­шы мас­ка­рад кос­тю­мы" бәй­ге­сен­дә кат­на­шу­чы­лар чы­гыш яса­ды. Җыр-би­ю­ләр кон­кур­ста җи­ңү­че­ләр­не бү­ләк­ләү бе­лән ара­лаш­ты­рып алып ба­рыл­ды.

"2016 ел­да иң ях­шы җы­еш­ты­ру­чы" но­ми­на­ци­я­сен­дә "Стро­им бу­ду­щее" ида­рә итү ком­па­ни­я­сен­нән Ни­на Ан­туфь­е­ва җиң­де. "Жил­ком­сер­вис" та эш­ләү­че Ил­дар Ис­ла­мов "Иң ях­шы сан­тех­ник" дип та­был­ды. "Шә­һәр яшел­лән­де­рү" ху­җа­лы­гы яшел­лән­де­рү­че­се Гөл­фи­рә Ха­фи­зо­ва "Иң ях­шы яшел­лән­де­рү­че" исе­ме­нә ла­ек бул­ды.

Бюд­жет оеш­ма­ла­ры ара­сын­да "Чә­чәк­ләр­дән эш­лән­гән иң ях­шы кү­ләм­ле ком­по­зи­ция" но­ми­на­ци­я­сен­дә мә­га­риф һәм яшь­ләр эш­лә­ре ида­рә­се җиң­де. То­рак ида­рә ком­па­ни­я­лә­ре ара­сын­да бы­ел да "Мә­хәл­лә" җи­ңү яу­ла­ды.

Ә то­рак-ком­му­наль ху­җа­лык пред­при­я­ти­е­лә­ре ара­сын­да "Иң ях­шы кү­ләм­ле ком­по­зи­ция ясау­чы" исе­ме­нә "Гор­ком­мун­хоз" ла­ек бул­ды. Ком­мер­ция оеш­ма­ла­ры ара­сын­да С.Ти­тов исе­мен­дә­ге ка­тыр­гы-кә­газь ком­би­на­ты кы­зык­сын­ды­ру при­зы бе­лән бү­ләк­лән­де.

"Ис­кит­кеч уңыш" бәй­ге­сен­дә кат­наш­кан ке­ше­ләр ара­сын­нан 16 шә­һәр­дә­ше­без­гә рәх­мәт ха­ты һәм кы­зык­сын­ды­ру приз­ла­ры тап­шы­рыл­ды.

Чә­чәк­ләр фес­ти­ва­ле­нә ха­лык бик күп кил­де. Бу әле­ге ма­тур бәй­рәм­нең хал­кы­быз ара­сын­да по­пу­ляр бу­луы ту­рын­да сөй­ли. Әм­ма бу юлы фес­ти­валь ту­рын­да кар­шы­лык­лы фи­кер­ләр дә ише­тер­гә ту­ры кил­де.

Су­фия Шә­ри­фул­ли­на, укы­ту­чы:

Мин Чал­лы­да­гы чә­чәк­ләр бәй­рә­ме­нә ел са­ен Ар­ча­дан ки­леп, би­ре­дә­ге ма­тур­лык­ка хо­зур­ла­нып ки­тә идем. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, бу юлы әле­ге ча­ра­дан ка­нә­гать­лек хи­се ал­ма­дым, чөн­ки "Азат­лык" мәй­да­нын­да ма­тур ком­по­зи­ци­я­ләр­не кү­реп бул­ма­ды. Рес­пуб­ли­ка­ның баш­ка шә­һәр­лә­рен­дә яшәү­че­ләр Чал­лы­ның төр­ле поч­мак­ла­рын­да­гы ком­по­зи­ци­я­ләр­не эз­ләп йө­ри ал­мый бит.

Фи­да­ния Ну­рул­лин, бак­ча­чы:

Мин бак­чам­да ма­тур чә­чәк­ләр­не үзем үс­те­рәм. Ком­по­зи­ци­я­ләр ясау өчен ел са­ен күп­ме чә­чәк әрәм итә­ләр дип, җа­ным әр­ни иде. Бы­ел бик ях­шы эш­лә­гән­нәр. Ки­лү­ем буш­ка үт­мә­де, ор­лык­лар, үсен­те­ләр ал­дым.

Ма­рат Ха­ри­сов, тө­зү­че:

Һө­нә­рем бу­ен­ча чә­чәк­ләр­дән ерак тор­сам да, бак­ча­да ха­ты­ны­ма чә­чәк­ләр үс­те­ре­шер­гә бу­лы­шам. Фес­ти­валь оша­ды. Мон­да чә­чәк ке­нә тү­гел, тор­мыш өчен ки­рәк-ярак­лар­ны да са­тып алыр­га мөм­кин­лек ту­ды­рыл­ган. Ми­ңа бәй­рәмдә га­ди хез­мәт ке­ше­лә­рен хөр­мәт­ләү­лә­ре ае­ру­ча оша­ды. Рәх­мәт бәй­рәм­не оеш­ты­ру­чы­лар­га.

Зөл­фия ФО­А­ТО­ВА

­Ә­ни­сә ГА­ЛИ­УЛ­ЛИ­НА фоталары

фотолар https://vk.com/albums-32161692

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X