Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чирек гасырлык изге юл

1990 елда ачылган 52нче татар мәктәбенең 25 еллык юбилеен уздырдылар. Бик теләп бардым бу бәйрәмгә. Беренчедән, чын татар мәктәбе. Ничек инде үзебезнең милләтебезне үстерүгә зур өлеш керткән уку йорты бәйрәменә бармыйсың?! Икенчедән, бу мәктәптә бик күп таныш мөгаллимнәр эшли. Өченчедән, үземнең музеемның байтак экспонатларын шушы мәктәпкә тапшырган идем. Ни әйтсәң...

1990 елда ачылган 52нче татар мәктәбенең 25 еллык юбилеен уздырдылар. Бик теләп бардым бу бәйрәмгә.

Беренчедән, чын татар мәктәбе. Ничек инде үзебезнең милләтебезне үстерүгә зур өлеш керткән уку йорты бәйрәменә бармыйсың?! Икенчедән, бу мәктәптә бик күп таныш мөгаллимнәр эшли. Өченчедән, үземнең музеемның байтак экспонатларын шушы мәктәпкә тапшырган идем. Ни әйтсәң дә, минем дә азмы-күпме өлешем кергән бит. Директорын да, аның урынбасарларын да яхшы беләм. Күп мәртәбәләр 52нче мәктәптә татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда, аларны тикшерүдә катнаштым, ачык дәресләр карадым.

Якташларым да җитәрлек бу мәктәптә. Туганнарыбызның балалары шушы мәктәпне тәмамладылар. Зурларны хөрмәтләүләре, тәртипле булулары белән аерылып торалар алар. Баруыма үкенмәдем. Якташым, 52нче мәктәпнең директор урынбасары Дания Васыйл кызы Баһаветдинова әзерләгән бәйрәмнең бар яктан да шәп икәнлеге белән горурландым. Бик күп танышларымны күрдем. Чын татар балаларының матур итеп татарча сөйләшүләренә, өздереп биюләренә карап хозурландым.

Никадәрле талантлы шәхесләрне үстергән бу мәктәп! Чирек гасыр эчендә инде галимнәрне дә, талантлы спортчыларны да, менә дигән җырчы-биючеләрне дә биргән мәктәп. Бик күпләре халык хуҗалыгында хезмәт куялар. Инде беренче чыгарылыш укучыларының үз балалары шушы ук мәктәптә белем алалар икән. Кешелекле, ярдәмчел, милли җанлы, талантлы кешеләрне тәрбияли 52нче мәктәп. Китап ярата торган, газета-журналлар укый торган кешеләрне.

Бәйрәм белән котлаучылар мәктәп коллективына уңышлар, 50, 75, 100 еллык юбилейларын да шулай матур итеп үткәрүләрен теләделәр, үзләренең бүләкләрен тапшырдылар. Мин исә 50 еллык бәйрәмеңне дә бергә каршылыйк дигән теләк теләдем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев