Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чисталык айлыгы дәвам итә

Шәһәрдә 1 июньгә кадәр төзекләндерү һәм яшелләндерү ике айлыгы бара.

Бу эштә предприятие һәм оешма коллективлары актив катнаша. Шулай ук сәламәтлек саклау, мәгариф учреждениеләре дә, КАМАЗ кебек эре предприятиеләр дә территорияләрне чистартудан читтә калмыйлар. Узган ел көз көне шәһәр урамнарына 5 меңнән артык агач утыртылды.
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев: “Һәр җитәкчегә, район хакимиятләре башлыкларына шәһәргә хуҗаларча карарга кирәк. Парклар, бульварлар, яр буйлары тәртиптә булырга тиеш. КАМАЗның юбилее уңаеннан, шәһәрне тәртипкә китерүгә һәркем үзеннән өлеш кертергә тиеш. Шулай ук Чаллыны бизи торган яңа, кызыклы тәкъдимнәр да уйлагыз”, - диде.
Гомумшәһәр өмәсе 20 апрельдә була. Узган ел шәһәрдә барлыгы 15 шимбә, 19 чәршәмбе өмәсе үтте. Барлыгы 23560 агач һәм куак утыртылды. Моннан тыш, “Экояз – 2019” проекты кысаларында иске батареялар җыю буенча акция башлап җибәрде. Апрельдә мәктәп яннарына 19 махсус контейнер куела һәм 238 пакет бирелә. Җыелган батарейларны “Гринта” фирмасы түгә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев