Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чынга ашар монда хыяллар

Чаллыда тантаналы шартларда мәктәп укучылары өчен "Перспектива" яшьләр инновацион иҗат үзәге ачылды. Бер үк вакытта шундый үзәкләр Казан һәм Әлмәт шәһәрләрендә дә эшли башлады. Үзәкләрне ачуда видеоэлемтә режимында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Рөстәм Нургалиевич татарстанлыларны яңа мөмкинлекләр белән котлады. "Мондый үзәкләр яшьләргә зур перспективалар бирә. Татарстан Республикасы бу...

Чаллыда тантаналы шартларда мәктәп укучылары өчен "Перспектива" яшьләр инновацион иҗат үзәге ачылды. Бер үк вакытта шундый үзәкләр Казан һәм Әлмәт шәһәрләрендә дә эшли башлады. Үзәкләрне ачуда видеоэлемтә режимында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Рөстәм Нургалиевич татарстанлыларны яңа мөмкинлекләр белән котлады. "Мондый үзәкләр яшьләргә зур перспективалар бирә. Татарстан Республикасы бу юнәлешне алга таба да хуплаячак", - диде. Хәзер Татарстанда шундый 14 үзәк эшли.

Чаллыда "Перспектива" яшьләр инновацион иҗат үзәге өчен шәһәр уртасында урнашкан "Идея" бизнес-үзәгеннән урын бирелгән. Үзәк берничә көн элек эшли башлаган. Биредә әлегә 10 гына укучы шөгыльләнә. Дәресләрне ике - дизайн һәм робот техникасы төркемнәрендә үткәрәләр.

- Үзәк укучылар дизайн, робот техникасы, 3D инженерия, модельләштерү һәм башка өлкәләрдә сәләтләрен үстерә алсыннар өчен оештырылды. Биредәге заманча җиһазлар балаларга үз проектларының прототипларын эшләү, аларны камилләштерү мөмкинлеге бирә. Курсларда түләп тә, мәктәпләр хуплавы буенча бушлай да укырга мөмкин. 10-11 яшьтән алып, 11нче сыйныфка кадәр укучылар туплыйбыз, курсларга телефоннан шылтыратып та, электрон адреска хәбәр җибәреп тә язылырга була, - ди "Перспектива" үзәге җитәкчесе Рәшид Гыйздәтуллин.

Җитәкче аңлатуынча, биредә укыту өч курска бүленә. Беренчесе - старт курсы. Ике айлык курста дизайн һәм робот техникасы нигезләре өйрәтеләчәк. Өч айлык икенче курста процессларны автоматлаштыру, инженерия өстәлә. Өченче курста исә балалар практик дәресләрдә шөгыльләнәчәкләр, 3D модельләштерүгә, 3D принтерлар белән эш итәргә өйрәнәчәкләр, үз проектларын эшләп, шушындагы заманча станокларда аларны тормышка ашырачаклар.

Бүгенге көндә үзәктә биш кабинет җиһазландырылган. Биредә кыру станоклары, 3D принтерлар, 3D сканерлар, таштан, металлдан, пластиктан, агачтан, фанердан эшләнмәләр әзерләү, гравировкалау җиһазлары урнаштырылган.

Үзәктә берьюлы 10нан алып 20гә кадәр бала шөгыльләнә ала. Елына исә 400 кешегә белем бирү күздә тотыла. Шулай ук биредә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү мөмкинлеге дә күздә тотыла.

Чаллыда яшьләр инновацион иҗат үзәген ачу 7 млн сумга төшкән. Җиһазлар республика бюджеты исәбенә һәм инвестор ярдәме белән сатып алынган. Үзәк ачуга федераль грант оту да этәргеч булган. Моны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин да югары бәяләде һәм шәһәребездә булдырылган мондый белем бирү үзәкләрендә Татарстан предприятиеләре өчен югары квалификацияле белгечләр үстерелүен басым ясап әйтте.

"Перспектива" үзәгенә, чыннан да, төгәл фәннәр, техника белән кызыксынучы уйлап табуларга, ачышлар ясауга сәләтле балалар тартыла. 22нче мәктәпнең 10Б сыйныфы укучылары Минхәерова Ралия белән Гафиятуллин Данир да бирегә киләчәкне күздә тотып килгәннәр.

- Монда модельләштерүгә, дизайнга өйрәтәләр. Киләчәктә кирәк булачак ул, чөнки мин инженер булырга уйлыйм, ди Данир.

- Иҗат үзәгенә әле яңа гына йөри башладык, - дип сүзгә кушыла сыйныфташы Ралия. - Монда мине кызыксыну китерде. Күп нәрсәгә өйрәнү мөмкин булачак. Ошаса, шөгыльләнергә, үз мөмкинлекләремне чамалап карарга уйлыйм. Мәктәпне тәмамлагач техник вузга керергә җыенам. Беренче курска бушлай алдылар, икенче-өченчеләре түләүле.

Әйе, биредәге курслар мәктәп укучылары, студентлар өчен профильлле әзерлекнең беренче этабы булып тора. Алар үз эшчәнлекләрен алга таба тагы да камилләштерә алалар, мәсәлән, КФУның инжиринг үзәгендә, аннары инде шәһәр һәм республиканың инновацион предприятиеләрендә. Шунысын ышанып әйтергә була: мондый һөнәрләр үзләштергән кеше беркайчан да эшсез булмаячак.

Илгизә ЛОТФУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X