Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Дакар”га әзер

"КАМАЗ-Мастер" командасының барлык экипажы да "Дакар-2015" раллиена әзер. Бу хакта команданың элеккеге пилоты, хәзерге "КАМАЗ-Автоспорт" коммерцияле булмаган партнерлык җитәкчесе Владимир Чагин хәбәр итте. Быел Россия, Казахстан һәм Төрекмәнстан территориясендә ел саен уздырыла торган "Ефәк юл" раллие, финанс проблемалар булу сәбәпле, үткәрелмәде. 2015 елгы "Дакар"да Россия командасы Эдуард Николаев, Андрей Каргинов,...

"КАМАЗ-Мастер" командасының барлык экипажы да "Дакар-2015" раллиена әзер. Бу хакта команданың элеккеге пилоты, хәзерге "КАМАЗ-Автоспорт" коммерцияле булмаган партнерлык җитәкчесе Владимир Чагин хәбәр итте.

Быел Россия, Казахстан һәм Төрекмәнстан территориясендә ел саен уздырыла торган "Ефәк юл" раллие, финанс проблемалар булу сәбәпле, үткәрелмәде. 2015 елгы "Дакар"да Россия командасы Эдуард Николаев, Андрей Каргинов, Айрат Мәрдиев һәм Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге 4 экипаждан гыйбарәт.

"Экипажлар ярышларга тулысынча әзер, хәзер техника Франциядән Аргентинага корабльдә сәфәрдә. Ярышларны оештыручылар бу юлы, ралли-марафонны кызыклырак итү өчен, берничә яңалык кертте. Берәр көнне сервис һәм экипаж төркеме кушылмый, экипаж үзе тиешле ремонтны башкарырга тиеш була. Зур тизлектә бару мөмкин булган участок зур түгел, шуңа күрә ярыш башында вакытны югалтырга ярамый", - дип билгеләп үтте Чагин.

"Дакар" 2015 елның 4 гыйнварында Буэнос-Айреста башлана. 17 январьда - финиш. Ралли җиденче тапкыр Көньяк Америка территориясендә (Аргентина, Чили, Боливия) уза. Раллида 50гә якын илдән 450гә якын транспорт чарасы катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев