Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әдәбият сөючеләргә затлы бүләк

Шушы көннәрдә "Якты юл" газетасын озак еллар җитәкләгән талантлы журналист, җәмәгать эшлеклесе, прозаик Дамир Харрас улы Вагыйзовның "Месть" исеме астында өр-яңа китабы дөнья күрде. Әдәбият сөючеләр өчен бу, чын мәгънәсендә, көтеп алынган зур бүләк. 2008 елда "Үч" исеме астында нәшер ителгән әсәрне авторның рус теленә тәрҗемә итү теләге очраклы гына...

Шушы көннәрдә "Якты юл" газетасын озак еллар җитәкләгән талантлы журналист, җәмәгать эшлеклесе, прозаик Дамир Харрас улы Вагыйзовның "Месть" исеме астында өр-яңа китабы дөнья күрде. Әдәбият сөючеләр өчен бу, чын мәгънәсендә, көтеп алынган зур бүләк. 2008 елда "Үч" исеме астында нәшер ителгән әсәрне авторның рус теленә тәрҗемә итү теләге очраклы гына түгел. Беренче көннән үк кулдан-кулга йөрде, бер генә көн дә китапханә киштәләрендә тузанланып ятмады әлеге китап. Инде менә рус телендә укучыларга да талантлы авторның иҗаты белән якыннанрак танышу мөмкинлеге туды.

Чыннан да, классиклар үрнәгендә, гаҗәеп матур стиль һәм саф әдәби телдә язылган повесть-хикәяләрне йотылып укыйсың! Илебез, республика тарихында мөһим роль уйнаган шанлы вакыйгаларны автор кечкенә генә авыл кешеләре язмышы, аларның кичерешләре аша шундый яратып, инандырырлык итеп тасвирлый! Үткәннәрнең аклы-каралы хроникасын, "ялангач" чынбарлыгын якты төсмерләргә баетып, тормышчан гадилек һәм җылылык белән укучы күңеленә җиткерү өчен, минемчә, табигатьтән бирелгән талант кына җитми, тарихны, дөньяви әдәбиятны бөртекләп өйрәнергә, иң мөһиме, үз халкыңны, аның гореф-гадәтләрен яхшы белергә кирәк. Бу нисбәттән, Дамир Харрас улының тормыш һәм иҗат тәҗрибәсе искиткеч бай. Шуңа күрә укучысына әйтер сүзе дә йөрәк төпкеленә үтеп керә. Сүз уңаеннан, рус теленә тәрҗемә дә бик камил, авторның стиле, тасвирлау алымнары сакланган. Яраткан остазларының әсәрен аның шәкертләре Мәнүсә Гыйльманова һәм Әлфия Сөнгатуллина иң камил тәрҗемә үрнәгендә башкарганнар, афәрин!

Дамир Харрас улы Вагыйзов 1936 елның 1 мартында Лаеш районының Татар Агайбашы авылында укытучылар гаиләсендә туа. Гыйлемгә омтылышы, әдәбиятка мәхәббәте аны Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына алып килә. Югары белемле журналист иҗади эшчәнлеген Чистай шәһәр газетасында башлап җибәрә. Аннан соң җиде ел дәвамында ТАССР Министрлар Советы каршындагы телевидение һәм радиотапшырулар комитетының махсус корреспонденты вазифасында һөнәри осталыгын чарлый. 1970 елда Дамир Вагыйзов партия обкомы юлламасы белән Яр Чаллыга кайта. Төзелеш кайнап торган шәһәр газетасында аңа беренче көннән үк мөхәррир урынбасары вазыйфасын тәкъдим итәләр. Ә 1976 елда шәһәр яны зонасында Тукай районының үз иҗат һәм пропаганда трибунасын булдыру турында карар кабул ителә һәм "Якты юл" ("Светлый путь") газетасының беренче мөхәррире итеп Дамир Харрас улы билгеләнә.

20 ел дәвамында ул үзенең бөтен талантын, туплаган тәҗрибәсен район газетасын үстерүгә, халыкка әдәби, рухи һәм әхлакый тәрбия бирүгә багышлый. Шушы гомер эчендә менә дигән иҗат коллективы туплый. 20 ел дәвамында "Якты юл" газетасы татар журналистларын әзерләү мәктәбенә әверелә. Дамир Вагыйзов кул астында канат ярган журналистлар бүген республиканың төрле массакүләм мәгълүмат чараларында җитәкче вазыйфаларда хезмәт куя, күпләре дәүләт бүләкләренә ия. "Ләйсән" әдәби-иҗат оешмасының чишмә башы да район газетасына килеп тоташа. 70-80 елларда яңа гына каләм тибрәтә башлаган язучы-шагыйрьләргә дә, инде танылып килгәннәренә дә иҗат мәйданын нәкъ менә район газетасы тәкъдим итә! Разил Вәлиев, инде мәрхүм булган Мөдәррис Әгъләмов, Кадыйр Сибгатуллин, Хәниф Хөснуллин кебек талантларның беренче әсәрләре "Якты юл" газетасында дөнья күрә. Аларның һәркайсы өчен Дамир Харрас улы - абруйлы җитәкче генә түгел, иҗатның барлык жанрларын да тирәнтен аңлаучы талант иясе, гыйльми дәрәҗәдәге әдәбият белгече, иң матур кешелек сыйфатларын үзендә туплаган олпат Шәхес.

Ә без, аның янәшәсендә газета журналистикасына беренче адымнарыбызны атлаган, акыллы җитәкчебездән беренче хуплау сүзләрен ишетеп, канатлана-канатлана иҗат иткән шәкертләре, талантлы остазыбыз белән ихлас горурланабыз, рәхмәтләребезне һәм соклануыбызны җиткерәбез.

Дамир Харрасович, Сез һәрвакыт безнең белән. Күпме еллар үтсә дә, теләк-киңәшләрегезнең бер генә сүзе дә онытылмый. Дистә еллар дәвамында Кеше булып яшәү һәм соңгы сулышта да Кеше булып калу тәгълиматын армый-талмый безнең күңелләргә иңдердегез. Мең рәхмәт Сезгә! Нинди генә хәлләрдә дә журналистика этикасына хилафлык кылмагыз, ялганнан һәм хөсетлектән өстен булыгыз дигән киңәшегезне дә онытмыйбыз. Ә бүген Сезне зур иҗат уңышыгыз, иң матур табышыгыз белән котлыйбыз, сәламәтлек телибез.

Барлык шәкертләре исеменнән, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре

Рәзинә Насыйбуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев