Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • “Дельфин” ачылды

    Шушы көннәрдә тагын да матурланган, яңарган "Дельфин" бассейны үзенең ишекләрен ачты. Әлеге спорт комплексын төзекләндерүгә республика бюджетыннан 38 миллион 800 мең сум акча бирелде. Бу аңлашыла да: бинаның вентиляция системасы һәм түшәме тулысынча яңартылды, ике кечкенә һәм зур бассейннар өр-яңадан заманча плитәләр белән түшәлде. Спорт комплексының тантаналы ачылуы белән котларга...

    Шушы көннәрдә тагын да матурланган, яңарган "Дельфин" бассейны үзенең ишекләрен ачты. Әлеге спорт комплексын төзекләндерүгә республика бюджетыннан 38 миллион 800 мең сум акча бирелде. Бу аңлашыла да: бинаның вентиляция системасы һәм түшәме тулысынча яңартылды, ике кечкенә һәм зур бассейннар өр-яңадан заманча плитәләр белән түшәлде.

    Спорт комплексының тантаналы ачылуы белән котларга һәм биредә шөгыльләнүче балаларның шатлыгын уртаклашырга шәһәр хакимиятенең физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Наталья Безрукова да килгән иде. Ул яшь спортчыларга һәм аларның тренерларына бәйгеләрдә яңа җиңүләр теләде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: