Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Депутатлар тәкъдиме

    Яр Чаллы шәһәр советы депутатлары бер мандатлы сайлау округларының чикләрен комплекслар буенча билгеләргә тәкъдим итәләр. Хәзерге бүленешне алар артык уңайсыз дип саныйлар. Округлар төзү турында шәһәр советы депутатлары моңарчы да сөйләшкәннәр һәм аларны комплекслап төзү мөмкинлеге турында да фикер яңгыраган иде. "Комплексның яртысы бер депутатта, яртысы икенче депутатта булу уңайсыз,...

    Яр Чаллы шәһәр советы депутатлары бер мандатлы сайлау округларының чикләрен комплекслар буенча билгеләргә тәкъдим итәләр. Хәзерге бүленешне алар артык уңайсыз дип саныйлар.
    Округлар төзү турында шәһәр советы депутатлары моңарчы да сөйләшкәннәр һәм аларны комплекслап төзү мөмкинлеге турында да фикер яңгыраган иде. "Комплексның яртысы бер депутатта, яртысы икенче депутатта булу уңайсыз, халык ышанычлыларының һәм иҗтимагый оешмаларның нәтиҗәле эше өчен бу мәсьәләне уңай хәл итәргә кирәк", - диде Юрий Шейн.
    Бүгенге көндә составында хәтта ике район - Автозавод һәм Үзәк районнары булган округ та бар һәм анда эш алып бару, депутатлар раславынча, бик тә уңайсыз. Шунлыктан, әлеге тәкъдимне хуплап, яңа округлар төзегәндә аларны комплекслар буенча бүлү дөрес дигән фикергә киленде.
    Шунысын да әйтергә кирәк, чираттагы сессиянең көн тәртибендә Үзәк районы территориаль сайлау комиссиясендә муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе вәкаләтләрен билгеләү турындагы мәсьәлә дә каралачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: