Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Депутатлыкка кандидатлар халык белән очрашты

"Чишмә" халыклар дуслыгы йортында Россия Дәүләт Думасына VII чакырылыш депутатлар сайлауга әзерлек барышы кысаларында сайлаучылар белән беренче очрашу булды. Анда Россия Дәүләт Думасы депутатлары Әлфия Когогина, Александр Сидякин, вакытлыча эшсез булып теркәлгән Людмила Каня һәм Артем Латыйпов катнашты. Алар барысы да Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар. Мәгълүм булганча, Әлфия Когогина...

"Чишмә" халыклар дуслыгы йортында Россия Дәүләт Думасына VII чакырылыш депутатлар сайлауга әзерлек барышы кысаларында сайлаучылар белән беренче очрашу булды. Анда Россия Дәүләт Думасы депутатлары Әлфия Когогина, Александр Сидякин, вакытлыча эшсез булып теркәлгән Людмила Каня һәм Артем Латыйпов катнашты. Алар барысы да Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар.

Мәгълүм булганча, Әлфия Когогина РФ Дәүләт Думасы депутаты буларак, парламентта сәнәгать һәм икътисад үсеше, торак-коммуналь хуҗалык, хәрбиләрне торак белән тәэмин итү һәм башка мөһим кануннарны кабул итүдә катнашты. Ул шулай ук социаль яклауга мохтаҗларга адреслы ярдәм күрсәтә, автомобиль төзелеше, экология мәсьәләләре белән дә шөгыльләнә.

Александр Сидякин "Белемле кулланучы мәктәбе" партия проекты белән җитәкчелек итә. Ул күп фатирлы йортларда капиталь төзекләндерү, хезмәтләргә түләүләрне тәэмин итү буенча киңкырлы эш алып бара. "Бердәм Россия" партиясе сайлауларны оешкан төстә һәм гадел уздыру өчен төрле чаралар үткәрә. Партия эчендә алдан сайлаулар, халык белән очрашулар шуларның берничәсе.

"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан буенча тарафдарлары берлеге җитәкчесе, сайлауларга әзерлек эшләрен оештыру комиссиясе әгъзасы, Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова партия эчендәге алдан сайлаулар, очрашулар, дебатлар турында сөйләде. Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча кандидатлар арасында алдан тавыш бирү 2016 елның 22 маенда уза. Бу көнне һәр сайлау округында 56-128 участок ачылырга тиеш. Республика буенча аларның саны 560ка җитә. Алдан тавыш бирү өчен адресларын pg.er.ru cайтыннан белеп була. Сайлаучылар берьюлы берничә кандидатка тавыш бирә ала.

Светлана Михайловна әйтүенчә, депутатлыкка кандидатлар апрель-май айларында ял көннәрендә дебатларда катнашалар, аннары үзләре өчен уңайлы формада сайлаучылар белән очрашалар. Очрашуда беренче булып Людмила Каня чыгыш ясады. Ул кайбер хезмәт коллективларында булган хокук бозулар турында сөйләде.

Аннары Әлфия Когогина сүз алды. Ул үзенең чыгышында әлеге чарага килүчеләргә, үзенә ышаныч белдерүчеләргә, "Бердәм Россия" партиясенә, Татарстан һәм шәһәр җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. Һәм үзенең депутат эшчәнлегендәге кайбер эшләре белән таныштырды. Аның тырышлыгы белән, Россия автосәнәгать предприятиеләренә ярдәм йөзеннән, нәтиҗәле канун проектлары кабул ителде. Кризиска каршы чаралар һәм аларны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан акча бүлеп бирелгән, алар квартал саен контрольдә тотылган.

Думадагы "Бердәм Россия" партиясе депутатлары тырышлыгы белән Чаллы алгарышлы үсеш территориясе (ТОР) статусы алды. "Бу Чаллыда КАМАЗга бәйсез рәвештә өстәмә 10 мең эш урыны булачак дигән сүз. Моннан тыш, балалар бакчалары, мәктәпләрне төзекләндерү өчен федераль бюджеттан акча бүлеп бирелде, шәһәр урамнарында "НефАЗ" автобуслары йөри башлады. 4,5 ел Думада эшләү дәверендә Татарстанга федераль бюджеттан 45,5 миллиард сум акча бүлеп бирүгә ирештек", - диде Әлфия Гомәровна. Россия Дәүләт Думасына депутат булып сайланган очракта, бу юнәлештә эшләр дәвам итәчәк, дип ышандырды ул.

Шәһәр Советы депутаты Виталий Агапов Чаллы һәм КАМАЗ өчен мөһим кануннар кабул итүдә актив катнашкан Әлфия Когогинага ышаныч белдерәчәген әйтте. Аннан "Чишмә" халыклар дуслыгы йортын төзекләндерүдә ярдәм сорады. "Ниләр кирәген өйрәнеп, ярдәм итәрбез", - диде Әлфия ханым.

Артем Латыпов үзенең чыгышында Россия Дәүләт Думасына депутат булып сайланган очракта, бәйсез депутатка мәсьәләләрне хәл итү җиңелрәк, дип ассызыклады.

Депутат Александр Сидякинның чыгышы ихласлыгы белән аерылып торды. Ул тәҗрибәле юрист һәм хокук саклаучы, сайлаучыларга үзләрен борчыган мәсьәләләрне чишүдә хәл итүче буларак, Татарстанда билгеле шәхес.

А.Сидякин: "Торак милекчеләренең йортларны капиталь төзекләндерүдә, коммуналь хезмәтләргә вакытында түләүләрне тәэмин итүдә актив катнашуы зарур. Фатир милекчеләре белемле кулланучылар булырга тиеш", - диде. Аның фикеренчә, бүгенге көндә күп йортлар белән идарә итү идеологиясен формалаштырырга кирәк. Сидякин капиталь төзекләндерү программасы турында да сөйләде. Әлеге программа буенча соңгы елларда 11 мең йорт яңартылган.

Сайлаучылар белән очрашу оешкан төстә үтте. Оештыручылар да, анда катнашучылар да аннан канәгать калды. "Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар белән очрашуларга йөрергә тырышам. Аларның эшчәнлеге белән танышам. Үзенең эш урыны булмаган яисә үзе җитәкләгән предприятиедә, оешмада тәртипсезлек, эшне тиешле дәрәҗәдә оештыра алмаган кешеләрнең депутат булып халык тормышын яхшыртуга омтылуларын күрү ачуны китерә. Сайлауда шәһәр аның кешеләре өчен эшләгән кандидатларга тавыш бирергә кирәк. Бүгенге очрашуда Сидякин белән Когогинаның чыгышы ошады. Алар нәрсә дә булса эшләргә өлгергәннәр инде, депутатлык тәҗрибәсе дә туплаганнар. Киләчәктә ишек алларындагы юлларны төзекләндерүгә игътибар артсын иде. Чаллы татар дәүләт драма театрын төзергә дә булышсыннар иде. Кандидатлар арасында алдан сайлаулар, мондый очрашулар бик кирәк. Мөмкинлегем булса, мин 22 майда үтәчәк тавыш бирүдә катнашыр идем. Депутатлыкка кандидатлар халык белән ешрак очрашып, аларны борчыган мәсьәләләрне якыннан белсеннәр иде", - ди Чаллы дәүләт педагогия университеты студенты Илдар Сәетов.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев