Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дини күргәзмә

Казанның Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда "Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с.) - төрки халыклар әдәбияты һәм сәнгатендә" дип аталган күргәзмә ачылды. Ул ислам диненең яңа шәригатен китерүче, ислам буенча соңгы (ахырзаман) пәйгамбәр, шулай ук көчле сәясәтче, оратор, Гарәп ярымутравында шактый зур дәүләт төзүче. Ислам тәгълиматы буенча, Аның аша Аллаһның китабы...

Казанның Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда "Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с.) - төрки халыклар әдәбияты һәм сәнгатендә" дип аталган күргәзмә ачылды.

Ул ислам диненең яңа шәригатен китерүче, ислам буенча соңгы (ахырзаман) пәйгамбәр, шулай ук көчле сәясәтче, оратор, Гарәп ярымутравында шактый зур дәүләт төзүче. Ислам тәгълиматы буенча, Аның аша Аллаһның китабы - Коръән иңә. Бу әлеге музейның Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.с.) багышланган беренче күргәзмәсе булып, ул төрки-мөселманнар тарафыннан Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с.) шәхесенең әһәмиятен аңлау-төшенүнең төрле этапларын күрсәтүне күздә тота. Әлеге чара Корбан бәйрәме алдыннан махсус оештырылды. Экспозиция белән танышырга теләүчеләр "Казан Кремле" дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, КФУның этнографик музее, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фондларыннан, шулай ук бүгенге көн татар каллиграфлары Рушан Шәмсетдинов һәм Нәҗип Нәккашның шәхси тупланмаларыннан булган материаллар белән таныша алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев