Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дәүләт Думасы пациентларның туганнарына реанимациягә керергә рөхсәт итте

Дәүләт Думасы өченче, ахыргы укылышта реанимация бүлекләрендә булган пациентларның туганнары белән очрашырга рөхсәт итә торган закон проектын кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина кертелә торган үзгәрешләр хакында болай диде: "Закон проекты авыру туганнарының медицина оешмасында булу хокукын гарантияли, шул исәптән - реанимациядә. Медучреждение Сәламәтлек саклау министрлыгы стандартлары нигезендә үз кагыйдәләрен булдырырга тиеш булачак һәм бу мәсьәләдән баш тарта алмаячак».Закон проекты тексты нигезендә, медицина оешмаларына ппациентның  туганнарына, гаиләсенә яисә законлы вәкилләренә  аны медицина оешмасында карау мөмкинлеген, шул исәптән интенсив терапия һәм реанимация чараларын үткәрү өчен билгеләнгән структур бүлекчәсенә бару мөмкинлеген булдыру бурычы йокләнәчәк. Реанимациягә керү тәртибен эшләу очен Сәламәтлек саклау министрлыгы җаваплы.

 

http://nabchelny.ru/news/36467

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев