Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дәүләт Думасында Полиция вәкаләтләрен киңәйтү турында проектны хупладылар

Май урталарында Хөкүмәт Дәүләт Думасына полиция хезмәткәрләренең вәкаләтләре киңәйтелү турында закон проектын кертте.

Куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты сишәмбе көнне утырышта Дәүләт Думасына полиция хезмәткәрләренең яңа вәкаләтләре турындагы проектны беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте,дип хәбәр итте комитет башлыгы Василий Пискарев.

Әлеге закон проекты белән полициягә "Тормышны коткару", "Җинаятьчеләрне тоткарлау", "Массакүләм тәртипсезлекләр", "Гадәттән тыш хәлләр", "Теракт янавы" һ.б. вакытта куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен автомобильләрне ачарга рөхсәт итү тәкъдим ителә.

Автомобиль хуҗасы, документ нигезендә, ачылганнан соң 24 сәгать эчендә булган хәлләр турында хәбәр ителергә тиеш. Шул ук вакытта полиция хуҗасы булмау сәбәпле, "ТС сакланышын тәэмин итәргә"тиеш, дип күрсәтелә.

Чыганак: РИА Новости

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев