Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дөрес итеп сайрыйсы иде

Мин гапгади бер авыл баласы. Кошларның сайраганын тыңларга яратам. Тырышыптырышып оя корганнарын игътибар белән күзлим. Каргалар чыбыкчабык каенга ташыса, сандугачлар үз "йортын" талга кора. Карлыгачлар өй кыекларына, елга ярларына үз куышларын әмәлли. Әлеге ояларында яз ахырларында нәни томшыклы кошчыклар аваз сала. Әткә һәм әнкә кошлар аларга җим ташый, үз җылысын...

Мин гапгади бер авыл баласы. Кошларның сайраганын тыңларга яратам. Тырышыптырышып оя корганнарын игътибар белән күзлим. Каргалар чыбыкчабык каенга ташыса, сандугачлар үз "йортын" талга кора. Карлыгачлар өй кыекларына, елга ярларына үз куышларын әмәлли. Әлеге ояларында яз ахырларында нәни томшыклы кошчыклар аваз сала. Әткә һәм әнкә кошлар аларга җим ташый, үз җылысын бүлеп бирә, назлап тәрбияли. Ә Көзгә кадәр "нәни томшыклы"лардан җил-давылга бирешмәс, көчле, нык канатлы нәсел дәвамчылары үсеп җитә. Карга оясында яшь каргалар үсеп җитә, карлыгач куышында - карлыгачлар, сандугачныкында - сандугачлар. Игътибар итегез, бер тапкыр да сандугач баласы карга булып каркылдамый, нәни карга балаларының да талга кунып сандугачтай җыр сузганын ишеткән юк. Чөнки табигать карганы карга, сыерчыкны сыерчык итеп яраткан. Карганың сандугач буласы килеп килеш-килбәтен үзгәртеп талга кунып көй сузарга маташуын күзалдына китереп карагыз әле. Көләсе килә шулай бит? Татар теле дә нәкъ шундыйрак хәлдә безнең бүген. Әйе, әйе, нәкъ менә үз-үзебезне сүгәргә исәп әлеге язмада. Килешәсездер, әзрәк каеш комачау итми безгә бүген. Хәтта кирәк дип тә әйтер идем.

Карганың сандугач булырга тырышып, көй сузарга маташуын күреп көләсе килә дидек. Йәисә сыерчык әтәч булып кычкыра башласа да кызык булыр иде. Ә менә татар баласының вата икенче бер татар баласы белнә ватаҗимерә рус телендә сөйләшүе никтер көләсен түгел, киресенчә, елыйсын китерә. Яшәгән гомер әллә ни күп түгел, әммә шула арада бер хакыйкатьне аңладым кебек мин. Кеше теләсә, бу дөньяда күп нәрсәләрне үзгәртә ала: дөньяның үзен, гаиләсен, исемен, фамилиясен, хәтта табигатьне дә үзгәртеп маташа. Боларны үзгәртеп ул, хата эшләмәскә дә мөмкин. Киресенчә, файдалы җимешләре дә булыр шәт. Ә менә милләтне, гафу итегез, берничек тә үзгәртергә ярамый инде. Татар анадан туып, син берничек тә әрмән йәисә һинд кешесе була алмый торгансыңдыр. Сүз катнаш никахтан туганнар турында сүз бармый. Анысы башка мәсьәлә.

Шунысы кызыклы: безнең бүгенге телебезнең хәле, хәләте узган гасырның 8090 елларындагы халәтенә тиңләшә бара. Ул вакытта татар кешесенә татарча сөйләшү, йомшак кына итеп әйткәндә, бик уңайсыз иде. Яшь татар кешесе рус милләтле кеше янында татарча сөйләшергә оялды. Үзүзебезне котлый алабыз: без янә ояла башладык!

Бала чагы Советлар союзы таркалганнан соң татар дөньясы "кинәт уянып киткән" чорга, татар мәктәпләре, татар балалар бакчалары җылы яңгырдан соң баш калкыткан гөмбәләр сыман бер-бер артлы ачылган, татар матбугаты котырып үскән вакытка туры килгән балалар бүген инде үсеп җиткән кыз-егетләргә әверелделәр, үз галәләрен кордылар. Бүген нәкъ менә шушы егет һәм кызлар хәзерге татар җәмәгатьчелегенең тоткасы булырга, иң хәрәкәтчән, актив, акыл белән эш итә белгән асыл катламын хасил итәргә тиештер дә инде. Ә ул асыл катлам никтер барлыкка килмәде. Сәбәбе нидә? Чөнки безнең акылны башка юнәлешкә бордылар. Шулай да кайберәүләр телен, татарлыгын өлешчә булса да саклап калды. Ә күпләр әлеге татарлыкны машина, фатир, дәрәҗә кебек дөнья рәхәтлекләренә алыштырды. Бәхетләрен үгез сөзгән йәисә ялкаулык белән дус булган кайберәүләр әлеге "сатуалулар"ны башкарып чыга алмыйча ахыр чиктә хәмер тавына менеп утырды. Ә анда рәхәт! Астагы кешеләр бөтенесе дә вак чебеннәрне хәтерләтә. Биектә, әйтерсең син тилгән кебек, каракош, бөркет! Ләкин бер давыл чыгу җитә, бар дөньясы чайкалып аска тәгәриячәк. Ул аска тәгәрәп төшкәннән соң ничек тә исән генә калырга инде...

"Татар яшьләре бүген кайда?" - дип сорыйм үземнән. Клубта, дискәтүктә, кафеларда, спорт барларда. Яшь чакта ял итеп калырга кирәк, анысына сүз әйтергә ярамый. Акыллы өйләкәннәрнең безгә бер генә үтенече бар: ул "ял томаннары" арасында адашып, үзебезнең асылыбызны гына онытмыйк.

Бер татар кызы белән өч сәгать сөйләшеп утырдык. Ул рус телендә, мин - татарча сөйләшәм. Татарчаны аңлый. Үзе әйтүе буенча, миннән дә яхшырак аңлый.

- Ник сөйләшмисең? - дим.

- Сүзләрне дөрес әйтмәм, дип куркам.

- Ояласыңдыр, мөгаен?

- Бар әзрәк...

Шунда мин кызып киттем. Татар йөрәкле кешегә күп кирәкме инде? Болай да чиләкләр тулган, монысында бөтенләй ташыды. "Менә син, үзеңне татар кызы дип йөрисең инде.Ә үзең татарча сөйләшмисең. Уйлап кына кара, балаларың туар, алар да татарча сөйләшә белмәсләр, аларның балалары туар, алар инде бөтенләй аңламаслар. Әмма алар синнән акыллырак булырлар, үзләренең татар булуларын белерләр. Менә шунда синең яныңа килеп: "Дәү әни, ник мин татар булгач, татарча белмим соң?" - дип сорарлар. Нәрсә дип җавап бирерсең? Оялдым, диярсеңме?" Әле тагын күпене әйтәсе идем. Тозлап-борчылап. Кызы матур иде, шуңа гына көчхәл белән тыелып кала алдым.

Татар телен белмичә татар булып йөргән кешеләр корыган чишмәне хәтерләтәләр. Чишмә дигән исеме бар, ә суы юк. Суы булмагач, ул чишмәнең мәгънәсе дә югала торгандыр. Берничә елдан анда чишмә барлыгын да онытачаклар. Бу тарих белән сыналган хакыйкать. Бу - табигать кануннары. Сыер бер кайчан да эт булып өрми, ә мәче бәрән китермәячәк. Һәрберсенең үз аралашу коралы, үз дәвамчысы, үз холык фигыле.

"Мин ни өчен балага татарчаны өйрәтергә тиеш соң? - дип сорыйлар яшьләр. "Нигә кирәк ул? Мәктәптә болай да башларын катырып бетерәләр, мин ник баланы интектерергә тиеш?" - диләр. Әлеге сорауга җавап бик гади: татар булып туганга күрә өйрәнергә тиеш ул аны. Әнисенә "әни", дип әтисенә "әти" дип дәшәр өчен белергә тиеш. Минем фикерем шундый.

Райнур Әгъләметдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев