Дүшәмбедән 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен мәҗбүри үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелә.
Чикләүләр 2 ноябрьдән 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк
Мәскәү өлкәсендә дүшәмбедән 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен мәҗбүри үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелә. Бу хакта Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев хәбәр итте.
Чикләүләр 2 ноябрьдән 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Элек бу чара тәкъдим итү характерында иде.
Шул ук вакытта өлкәннәргә кибеткә йөрергә рөхсәт ителә.
Шулай ук изоляцияне хроник авырулары булган кешеләр үтәргә тиеш — больничный листны алар өйдән рәсмиләштерә алачак.
Чыганак:Бизнес -онлайн
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев