Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ел ахырына кадәр Чаллыда алданган өлешчеләр исемлегеннән 81 гаилә фатир ачкычлары алачак

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев «Реаль вакыт» басмасында онлайн-конференция вакытында алданган өлешчеләр проблемасы буенча да сүз алып барды. Шәһәр башлыгы әйтүенә караганда, 2015 елның 1 гыйнварына Чаллы шәһәрендә 939 алданган өлешче теркәлгән булса, 2018 елның беренче гыйнварына ул 300 дән артыкка калган.

"Без, җаваплы муниципаль хакимият буларак, бу мәсьәләдән читтә кала алмыйбыз. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның, аннары ил президентының Россия Федерациясе субъектлары, аларның җитәкчеләре һәм муниципалитетлары алданган өлешчеләр проблемасы белән шөгыльләнергә тиеш дигән күрсәтмәсе булды. Без, әлеге күрсәтмәләрне көтеп тормыйча, бу мәсьәлә белән шөгыльләнә башладык. Инвесторларны сайлап алдык, схеманы билгеләдек, Рөстәм Нургалиевич тарафыннан ярдәм алдык һәм бу мәсьәләләр белән шөгыльләнә башладык", – дип сөйләде Наил Мәһдиев.

Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, 2018 ел ахырына «Профит» компаниясе чираттагы "сакаллы" төзелешне тәмамлап, куллануга тапшырачак.

"Бу 65/03 нче микрорайонында 81 фатир булачак дигән сүз. Без 27 яки 29 декабрьдә алданган өлешчеләребезне сөендерә алырбыз дип өметләнәбез. 81 гаилә шушы "авыр" исемлектән төшәчәк», - диде ул. – «Киләсе елга бу исемлектә 200 дән аз гына артык кеше калачак. Барлыгы 939 алданган өлешченең 70% ы әлеге проблеманы хәл итте".

 

http://nabchelny.ru/news/34781

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев