Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Электрон чиратка басып була

Быел шәһәребездәге яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмат системасына кертелде.

Димәк, ата-аналар әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә керү өчен чиратка баса ала. Шулай итеп, 63 микрорайондагы121нче балалар бакчасы “Сабантуй” дип исемләнәчәк, яңа шәһәрнең 14нче комплексында 122нче “АБВГДейка”, 35нче комплекстагысы 123 “Акчарлак” балалар бакчасы исемен йөртәчәк. Замелекесьеда ачылачак ике балалар бакчасы 124нче “Капитошка” (20 микрорайон) һәм 125 “Смешарики” (22 микрорайон) исемнәрен алачак. ЗЯБ бистәсенең 14 бистәсендәге 126нчы балалар бакчасы “Сәйлән” дип аталачак.

Өстенлекле балалар бакчасына ата-аналар, шулай ук баланың законлы вәкилләре uslugi.tatar.ru порталы аша, Яңа шәһәрнең 3/16 һәм ГЭС поселогының Гидротөзүчеләр урамы, 4/2/ адресы буенча урнашкан Күпфункцияле үзәкләргә гариза белән мөрәҗәгать итеп баса яки бакчаны алыштыра ала. Сораулар туса, 56-12-67 телефоны аша белгечләр белән элемтәгә керергә була мөмкин

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев