Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Электротехниклар” югары бәя алды

“Электротехниклар” идарә компаниясе 2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда иң яхшы коллектив дип табылды. Ул республика бәйгесендә “ТРда күп фатирлы йортлар белән идарә итүдә иң яхшы идарә оешмасы” номинациясендә беренче урын яулады.

Бу коллектив шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык тармагында 10 елдан артык эшли. Шул дәвердә ул халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтергә тырыша. Компания даими рәвештә үз алдына яңа бурычлар куя, аларны тормышка ашыра һәм яңа максатларга омтыла.

“Электротехниклар” компаниясе “Татарстан республикасында күпфатирлы йортлар белән идарә итү берлеге” ассоциациясенә кергән. Ел саен бәйгеләрдә призлы урыннар яулый. Ә быел һөнәри осталык бәйгесендә җиңүче булды.

- Хезмәтебезгә мондый бәя коллективыбызны сөендерә һәм эшкә дәртләндерә. Бу – безнең эшчәнлеккә лаеклы бәя. Без 5 ел дәвамында халыктан акчаны вакытында җыябыз. Коммуналь ресурслар куючыларга бурычларны киметәбез. Хезмәткәрләрне укытабыз, хезмәтне саклауга игътибар бирәбез. Бәхетсезлек очраклары булмау - яхшы күрсәткеч, - ди “Электротехниклар” идарә компаниясе генераль директоры, Татарстанның атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре Илгизәр Иманов.

Шунысын да әйтергә кирәк, “Электротехниклар” халыкка уникаль социаль проектлар тәкъдим итә. Бу сыйфатлы һәм зирәк сәясәт нәтиҗәсе. Үз эшенең остасы буларак Илгизәр Иманов яхшы күрсәткечләргә ирешү җиңел түгел, ә ирешелгән дәрәҗәдә калу тагын да авыррак дип саный. Шуңа күрә шәһәрдәшләргә сыйфатлы хезмәт күрсәтүне үзе җитәкләгән коллективка бурыч итеп куя.

Иң мөһиме аларның хезмәтеннән шәһәр халкы да канәгать. “Мин яңа шәһәрнең 6нчы бистәсендә, унынчы йортта яшим. Безгә “Электротехниклар” идарә комапниясе хезмәт күрсәтә. Аллаһка шөкер, компаниядән уңдык. Подъездлар чиста, ишек алларында тәртип. Кыш көне карны вакытында чистарталар. Йортларны гел карап торалар, кирәк икән ремонт ясыйлар. Киләчәктә дә шулай тырышып эшләсеннәр. Матур, чиста йортларга кергәч кәефләр күтәрелеп китә. Безгә килгән кешеләр: “Подъездыгыз чиста”, - дип китәләр. Шулай дәвам итсен”, - ди шәһәрдәшебез Айгөл Гатауллина. Аның сүзләрен 6/01 йортында яшәүче Гөлзар Фәхретдинова да хуплады. “Компаниябез бәйгедә беренче урынны алган. Моңа бик шатландык. Чыннан да, аларның хезмәте мондый бүләккә лаек. Кайчан мөрәҗәгать итсәң дә, һәрвакыт ярдәмгә киләләр”, - ди ул

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев