Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Елена Степаненко авырый

Якыннары аның өчен бик борчыла.

67 яшьлек артистның җитди авыруы турында эстрада йолдызлары арасында сүз йөри. Якыннары Елена Григорьевна өчен бик борчыла, чөнки ул хәвеф төркемендә.
Чынлап та, анализлар Елена Степаненкода коронавирус булуын күрсәткән. Бу хакта " Экспресс газета" яза. Хәбәрдар чыганак мәгълүматлары буенча, әлегә артист өйдә дәвалана.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы вакытта Елена Григорьевна бик үзгәрде. Ул ябыгып китте һәм яшәрде. Артистка кыйммәтле процедураларга мөрәҗәгать иткән, диләр. Хәзер аңа 50 яшьтән артык биреп булмый.
Степаненко үзе белдерүенчә, ул ябыгуга кадәр 110 килограмм авырлыкта булган, ә аның буе 168 сантиметр.
 

Чыганак:Кызыл тан

Фото: ачык чыганаклардан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев