Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Елның иң талантлы рәссамнары

Картиналар галереясендә Чаллы һәм Кама аръягы өчен мәдәни вакыйгага әйләнгән “Ел рәссамы – 2019” күргәзмәсе ачылды.

Бу – рәссамнарга үсеш мөмкинлеге бирә һәм сәнгатьтә иң яхшы тардицияләрне саклап калырга мөмкинлек бирә торган чара. Шунлыктан күргәзмәне ачу тантанасына бик күп мәртәбәле кешеләр килгән иде. Алар арасында галереянең беренче директоры Гөлсабира Хәкимова, мәдәният идарәсе җитәкчеләре һәм башкалар бар иде. 
18 нче тапкыр уздырылучы күргәзмәгә 120 рәссамның төрле жанрдагы 180нән артык хезмәте куелган иде. Сәнгать бәйрәмендә төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне игълан иттеләр. 
“Рәсем сәнгате” номинациясендә Александр Черный белән Галина Анютина, “Графика”да – Марат Мингалиев,”Гамәли сәнгать”тә - Дамир Илдаров, Айгөл Гыйбадуллина җиңде. Галина Гатауллина сәнгатьтә “Яңа исем” булды. Аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Кичәдә шулай ук шәһәрнең мәдәни тормышында актив катнашкан Салават Нигмәтов, Илшат Минһаҗева, Ләйсән Исламгәрәева, Радина Сәрвәрова, Наталья Буланова, Татьяна Бельцова һәм башкалар мәдәният идарәсенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде. “Тере классика” дип исемләнгән киемнәр күрсәтү дә, Полина Гололобованың флейтада уйнавы да тамашачылар күңеленә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев