Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Элвин Грей һәм Tatarka татар милләте үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр исемлегенә кергән

Татар милләте үсеше өчен кемнәр нинди өлеш керткән? Татар телен саклап калу мәсьәләсе көн кадагында торганда, күренекле шәхесләребезгә дә тукталып китәргә кирәк, дип яза "Идел" журналы.

«БИЗНЕС Online» газетасы мондый исемлек тәкъдим итә: Фәрит Бикчәнтәев, Илһам Вәлиев, Аида Гарифуллина, Айдар Гайнуллин, Гөлнора Гатина, Элвин Грей, Шамил Идиатуллин, Илгиз Зәйниев, Александр Сладковский, Tatarka.

Бу исемлектә опера җырчылары, режиссер, актерлар булу бер дә очраклы түгел. Ул шулай тиеш тә. Ә менә Tatarka, Элвин Грей кебек җырчылар яшьләр арасында зур популярлык казануы белән бу исемлеккә кертелгәндер.

Радик Юльякшин үз концертлары белән, беренче чиратта, яшьләрне кешелекле булырга өйрәтәм, дип белдерә. «Мин кешеләрне рәхмәтле булырга өйрәтәсем килә», - ди ул. Тел мәсьәләсендә дә җырчы җитди карашта. «Безнең заманда төрле гаиләләр бар. Әти-әнисе татар булып та, русча сөйләшүче балалар күп. Безнең беренче һәм иң зур максат - балаларда телгә мәхәббәт уяту. Без беләбез: урамнардан машиналарга утырып рус җырлары кычкырталар, ә үз туган телләреннән оялган балалар, яшьләр белән нишләргә?» Татар һәм башкорт җырларын яңа дәрәҗәгә күтәрергә кирәк, дип белдерә Радик. "Синең җырларыңны тыңлый башлагач, баламда татар теленә кызыксынуы уянды, дип кайбер әти-әни миңа рәхмәт белдерә.»

Бу исемлеккә Tatarka рэп-җырчысын да кертелгән. Аның «Мин алтын матур чәчәк» клибы YouTube каналында миллионлаган караулар җыйды һәм зур бәхәс уятты. Бүгенге көнгә ул клипны 26 миллионнан артык кеше караган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X