Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Энергетик"мәдәният сарае тамашачылар көтә

9 сентябрьдә капиталь ремонттан соң мәдәният сарае үз ишекләрен ачты

“Энергетик” тамашачыларны көтә

Бер рейд барышында шәһәр хакиме Наил Мәһдиев: “2020 елның сентябрь аенда “Энергетик” мәдәният сарае тамашачыларны кабул итәчәк”, - дигән иде. Хаким сүзендә торды, 9 сентябрьдә капиталь төзекләндерүдән соң, мәдәният сарае ишекләрен ачты.  Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, шәһәр хакиме Наил Мәһдиев һәм башка рәсми затлар катнашты. 
“Энергетик” мәдәният сарае алдындагы мәйданда бәйрәм программасы әзерләнгән иде. Кунакларны учреждение директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева каршы алды. Ул “Энергетик” белән 42 ел җитәкчелек итә. “Бүген Чаллы халкы өчен зур бәйрәм. Шәһәрдә 1973 елда төзелгән беренче мәдәни объект капиталь төзекләндерелде. Биредә бар да заманча, матур. Моның өчен без Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, шәһәр хакиме Наил Мәһдиевкә рәхмәтле”, - диде ул. 
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәдәният сараен тантаналы төстә ачканнан соң, кунаклар бина буенча сәяхәт кылдылар. Гардероб витраж пыяла белән ясалган. Бинаның фойесында уңайлы пуфлар һәм яңа көзгеләр барлыкка килгән. 634 урынга исәпләнгән зур зал да үзгәргән. Залдагы утыргычлар яңартылган. Мебельнең каркасы һәм яшел төс сакланган. Сәхнәдә зур светодиод экран барлыкка килгән. Залдагы аппаратура тулысынча яңарган. 47 ел элек мозаика рестраврацияләнгән. 
Мәрмәр залда да ремонт сыйфатлы итеп башкарылган. Биредә якташлык җәмгыятьләренең, рәссамнарның күргәзмәләре оештырыла. Тарихи зал беренче төзүчеләр Фикрәт Табеев, Рәис Беляев һәм башкаларның истәлеген яңарта. Биредә шәһәр язмышын хәл итә торган мөһим документлар имзаланган. Хәзер биредә ана капиталын тапшыру һәм башка төрле тантаналы кичәләр үткәрелә. Юбилейлар үткәрелә торган залны педагогия университетының сәнгать һәм дизайн факультеты студентлары бизәгән. Моннан тыш, түгәрәкләр үткәрелә торган хореография заллары да танымаслык булган. Бинада "Земляничка" халык балалар тетары, “Ритм” бал биюләре студиясе, "Замана", "Вольница" ансамбльләре, ветераннар хоры эшли. Биредә барлыгы 3000нән артык кеше күңеленә якын иҗат белән шөгыльләнә. Капиталь төзекләндерүдән соң аларга тагын да уңайлы шартлар тудырылды. Монда елына 500ләп төрле мәдәни чара үткәрелә.  Гөлзада Рзаева җитәкчлегендәге “Энергетик” артистлар һәм тамашачыларны үзенә тартып тора торган мәдәни учак булып, шәһәр халкына, мәдәниятебезгә хезмәт итсен. 
Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев