“Эшләп кеше үлми”. Татарстанда 18 меңнән артык укучы ял итмәскә җыена
Быел җәй көне республикада 18 мең 400 укучы эшли алачак. Бу – барлык үсмерләрнең 15 проценты дигән сүз. Эшләгән кешегә эш бар, ди белгечләр. Балаларның күбесе түшәмгә карап, алма, пеш, авызыма төш, дип ятарга җыенмый. Аларны нинди өлкәләрдә көтәләр?
Унның тугызы эшләргә тели
Бөтенроссия халык фронты белгечләре илнең 84 төбәгендәге укучылар арасында сораштыру уздырган. Анда 13–18 яшьтәге 2,5 мең укучы катнашкан. Баксаң, унысының тугызы бик яшьли эшкә урнашырга тели икән. Үсмерләрнең 44 процентына – стаж туплау, 40 процентына кесә чыгымнары өчен кирәк бу. 7 проценты исә әти-әниләренә ярдәм итүне күздә тоткан. Димәк, замана яшьләрен ялкау дип сүгеп булмый.
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, яшьләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча бигрәк тә Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә шәһәрләре, Лениногорск, Саба, Алабуга районнары актив шөгыльләнә. Укучыларның хезмәте күбрәк авыл хуҗалыгы, торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф өлкәләрендә файдаланыла. Яшелләндерү, җиләк-җимеш җыю, урак өсте вакытында да укучыларның ярдәме тия.
– Россия Федерациясенең Хезмәт кодексы нигезендә 16 яшькә җиткән үсмерләр белән хезмәт килешүе төзелә. 14 яшьтәгеләрнең исә әти-әниләренең рөхсәте кирәк. Балаларга тәкъдим ителә торган эш аларның сәламәтлегенә зыян китерерлек булмаска тиеш. Аларга минималь хезмәт күләменнән дә ким булмаган эш хакы түләнә. Моннан тыш, мәшгульлек үзәкләреннән 1500 сум күләмендә матди ярдәм бирелә. Бу – хезмәт хакына өстәмә акча, – дип аңлаттылар министрлыкта.
Кызлар да көтү көтә
– Узган ел министрлык җәй көне 220 баланы эшкә урнаштыруны йөкләгән иде. Әмма рәсми рәвештә 134 укучы гына эшләргә теләк белдерде. Тик бездә теркәлмичә генә эшләүче балалар да бар, – ди Балтач районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Алмаз Нургалиев. – Теләгән кешегә эш бар, безгә килсеннәр! Әйтик, кирпеч заводында 30 кешегә урын бар. Мелиорация, сельхозхимиядә, колхозларда да бу яктан проблема юк. Мәгариф бүлеге укучылардан эш мәсьәләсе буенча сораштыру уздырган иде. Кайбер мәктәпләр нәтиҗәләрен тапшырды инде. Әлегә 150 укучы теләк белдергән.
Эшләп кеше үлми. Тырыш балалар шулай ди. Замана яшьләре арасында хәтта сыер савучы, көтү көтүче кызлар да очрый. Узган ел Тукай районында җәй буе сыер сауган Әлфия турында язып чыккан идек. Ул айга 15әр мең сум акча эшләгән иде. Быел без көтүче булып эшләгән кызны да эзләп таптык.
– Ике ел буе көтү көттем. Бу җәйне инде чыбыркыны энекәшкә тапшырам. Көтүче булу җиңел түгел. Иртүк торырга кирәк. Хезмәт хакыма исә телефон сатып алдым. Үзең тир түгеп тапкан әйбер кадерлерәк. Быел 9 нчы сыйныфны тәмамлыйм. Имтиханнарны тапшырып, укытучылыкка китәргә җыенам, – диде Кайбыч районының Иске Тәрбит авылы укучысы Нина Николаева.
Әлеге мәктәптә хезмәт һәм ял лагере да эшләячәк. Директор урынбасары Лиана Капитонова әйтүенчә, 10 нчы сыйныф укучылары бакчада чүп утау, су сибү эшләрендә булышачак. Элеккеге җәйге практика инде бу. Әмма лагерьда тәмле итеп ашый, ял да итә алачаклар.
Бүләккә – бер чиләк карлыган
Балык Бистәсе районының Зур Мәшләк авылында балалар терлекләргә яфрак җыячак. “Юкә, өрәңге, тал себеркесе бу. Аны бозаулар бик яратып ашый. Укучылар, укытучылар бу эшкә егерме еллап үз өлешен кертә. Көнгә 2-3 сәгать эшлиләр. Узган ел 4 тонна әзерләдек, быел да шул чама булыр. Күпме укучы килсә дә, каршы килмим. Эшләгәч, акчасы да була”, – ди крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Нияз Шәмсетдинов.
Биектау районының Ямаширмә авылы балалары исә чүп утап, җиләк җыю белән мәшгуль булачак. Әлеге җирлектә эшмәкәр Тимур Усманов 15 гектар мәйданда карлыган һәм кура җиләге үстерә. “Көнгә 15–20 кешегә эш бар. Бер сәгать чүп утаган өчен 100 сум түлим. Бер кило карлыганны 30 сумга җыялар. Бик тырыш балалар көнгә 1500 сум акча эшли. Көнгә бер чиләк карлыганны күчтәнәчкә биреп җибәрәбез”, – ди Тимур.
Ямаширмә авыл җирлеге башлыгы Рафис Мөхтәров әйтүенчә, мәктәптә 100дән артык бала укыса, шуларның 80е җәйне эшләп уздыра. “Элек бездән, эш авырмы, дип сорап тормыйлар иде, хәзер балаларны артыгын көч түктерергә ярамый. Прокуратура тикшереп кенә тора. Шуңа күрә чамасын белеп кенә эшләтәбез. Ике укучы җәй буе ферма тирәсендәге, юл кырыйларындагы печәнне чаба. “Бөреле” совхозына кәбестә, кишер чүбе утарга йөрүчеләр дә бар. Җәй көне балалар урамда теләсә кайда сугылып йөрми”, – ди ул.
Закон нигезендә 14–16 яшьлек үсмерләргә көненә – 5, ә 16–18 яшьлекләргә 7 сәгатьтән артык эшләргә рөхсәт ителми. 16 яшькә кадәр атнасына – 24, 16–18 яшьлекләргә 36 сәгать эшләү каралган. Эш тәкъдим итүче балага эш хакы хезмәт килешүе, кагыйдәләр турында аңлатырга тиеш. Эшкә урнашырга теләгән үсмерләр үзләре яшәгән район-шәһәрләрдәге мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев