Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Евгений Петросян 29 яшьлек сөйгәнен халык арасына алып чыккан

73 яшьлек Евгений Петросян, ниһаять, 29 яшьлек сөйгәне Татьяна Брухунова белән халык арасына чыга башлаган.

Елена Степаненко белән рәсми аерылышканнан соң да сатира һәм юмор остасы йөрәгендә Еленаның урынын алган Татьяна белән беркайда да күренмәгән. 

Оялгандырмы, әлеге тарихны бераз оныта төшүләрен көткәндерме - анысын әйтеп булмый. Татьянаның Инстаграмында да аларның бергә төшкән бер генә фотолары да юк. 

Беренче тапкыр әлеге парны мәдәни чарада бергә күргәннәр. Алар "Матросская тишина" дип аталган спекталь карарга барган. Татьяна бу юлы бик тыйнак киенгән, йөзендә дә косметиканың әсәре дә булмаган. 

Петросянның галстугы исә Татьянаның джемперы төсендә булуы парның әлеге чарага җентекле әзерләнеп чыгуы хакында сөйли.

 

https://kiziltan.ru/obchestvo/18445-evgeniy-petrosyan-29-yashlek-sygnen-halyk-arasyna-alyp-chykkan.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X