Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фирдус Тямаевны нәрсәдә гаеплиләр?

Фирдусны тетәргә генә торалар инде аны. Тагын нәрсә булган дип уйлыйсыз?

Җырчы читлектәге арыслан белән "аралашканы" төшерелгән видеоны Инстаграмга куйган иде. Ул рәшәткә артындагы җанварның итен тартып алмакчы була, таяк белән төрткәли. "Шашлыкка дигән итемне бир! Минеке ул!", дип сөйләнә. "Шерхан белән ит бүлештек" дип язган ул бу видео янына.
Инстачылар исә җырчының бу шаяруын аңламаган булса кирәк, ди яза "Интертат". "Бу - хайваннарны мыскыл итү", "Беркайчан да комментарий язганым юк иде. Тик дәшми кала алмыйм. Хайваннар белән болай ярамый", "Фирдус, синең шаяртуың бала-чага кебек. Бераз олырак булырга кирәк", "Тынычлап ашасын инде, борчыма", дип язалар.
Фирдус бу тәнкыйтькә җавап бирде. "Мин бүген арыслан белән уйнаган видео куйган идем. Пычрак комментарий язып бетергәннәр. Бу арысланны гаилә дустым Флүр абый асрый. Ул тук, үзе уйный, шаярырга ярата. Мин үзем дә хайваннарны бик яратам. Атларны, песиләрне. Берәрегезнең күңеленә тигән булсам, гафу итегез", дигән Фирдус.

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/firdus-tyamaevny-n-rs-d-gaeplil-r/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев