Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Футболчыларга – медальләр

"КАМАЗ" футбол командасы сезонның беренче яртысын уңышлы тәмамлады. Йошкар-Оланың "Спартак" командасы белән очрашу 6:0 исәбе белән төгәлләнде. Чаллыда Россия беренчелегенең 2014/2015 ел сезонындагы беренче уеннары тәмамлануга багышланган тантаналы кичә булды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев "КАМАЗ" командасы футболчыларына бронза медальләр тапшырды. Моннан тыш, иң яхшы уенчылар шәһәр җитәкчеләре һәм...

"КАМАЗ" футбол командасы сезонның беренче яртысын уңышлы тәмамлады. Йошкар-Оланың "Спартак" командасы белән очрашу 6:0 исәбе белән төгәлләнде.

Чаллыда Россия беренчелегенең 2014/2015 ел сезонындагы беренче уеннары тәмамлануга багышланган тантаналы кичә булды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев "КАМАЗ" командасы футболчыларына бронза медальләр тапшырды. Моннан тыш, иң яхшы уенчылар шәһәр җитәкчеләре һәм иганәчеләр кулыннан истәлекле бүләкләр алдылар.

Футболчылар да шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенә юбилей саны сурәтләнгән футбол свитеры бирделәр. Наил Мәһдиев спортчыларыбызга киләчәктә дә ярдәм күрсәтеләчәк дип ышандырды. "КАМАЗ стадионын төзекләндерү эшләре тиешле дәрәҗәдә башкарылыр. Бүгенге көндә документлар әзерләнә", - дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X