Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Галимнәр ВИЧны 99 процентка үтерүче антитәнчекләр булдырган

Америка галимнәре ВИЧ-инфекциясен башлангыч чорда юк итәргә сәләтле биоантитәнчекләр булдырган. Әлеге ачышны АКШ Милли сәламәтлек саклау институты һәм Sanofi фармацевтика компаниясе ясаган, дип яза Science журналы.

"РИА Новости" хәбәр иткәнчә, хәзер галимнәр авыруларга каршы нейтральләштүрүче антитәнчеләр ярдәмендә көрәшергә тырыша. Иң куәтле табигый антитәнчекләр 90 процентка чаклы штаммны юк итә ала. Ә өч төрдәге шушы матдәләрне кушу аркасында нәтиҗәлелекне 99 проценка кадәр күтәреп булган.

"Алар бүген билгеле булган табигый антитәнчеккә караганда куәтлерәк һәм йогынтылары да киңрәк. ", - дип белдерде Би-Би-Си каналына әлеге фәнни хезмәтнең авторларыннан булган Гари Нэйбел.

Ясалган тәҗрибәләрдән күренгәнчә, өч төрне кушып ясалган антитәнчекләр иң нәтиҗәлесе булып чыккан. Тәҗрибә кысаларында тикшерелгән 24 маймылның берсе дә инъекциядән соң бу вирусны йоктырмаган. Галимнәр клиник сынауларны 2018 елда башларга уйлый.

Американы Аллергия һәм йогышлы авырулар буенча милли институтында бу ачышны "интригалы" дип бәяләгәннәр. Аның башлыгы Энтони Фаучи җиткергәнчә, антитәнчекнең һәр комбинациясе ВИЧның аерым бер сыйфаты белән көрәшерлек итеп ясалган. Моңарчы вирусның мутациягә сәләтле булуы аркасында, аның кешегә эләккән штаммнары белән көрәшеп булмый иде.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев