Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркы үзгәрә (+фоторепортаж)

Чаллының ГЭС бистәсендәге Мәдәният һәм ял паркын реконструкцияләүнең икенче этабы бара. Эш барышын шәһәр мэры Наил Мәһдиев тикшерде.

 

 

 

Реконструкциянең беренче этабы 2019 елда узды. Бу максатларга 100 млн сум бүлеп бирелгән. Ул вакытта паркта юллар, тышкы яктырту эшләре башкарылды һәм кече архитектура формалары урнаштырылды.

 

 

Эшләрне дәвам итү өчен 23,5 млн сум акча бүлеп бирелгән. Икенче этап барышында тротуарларны төзекләндерүне тәмамлау, видеокүзәтү, модуль-блоклы бәдрәф урнаштыру һәм аны инженер челтәрләренә тоташтыру планлаштырыла.

 

Чисталыкны саклау өчен парк буйлап 100дән артык урна куелачак.

 

2019 елда Мәдәният һәм ял паркында шәһәр өмәләре узды, алар барышында территорияне корыган агачлардан чистарттылар. Ачык участокларның берсендә балалар мәйданчыгы барлыкка килде. Наил Мәһдиев биредә резиналы өслек ясарга һәм ата-аналар уңайлыгы өчен озын эскәмияләр урнаштырырга тәкъдим итте.

 

 

 

 

Спорт сөючеләр өчен паркта тренажерлар урнаштырылган.

 

Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев