Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гидрометеорология үзәге киләсе кыш нинди булачагын сөйли

Россиянең Европа өлеше үзәгендә ноябрь аеның икенче декадасы ахырына кар ятарга мөмкин. Россиянең Европа өлешендә киләсе кыш узган елдагы кебек «экстремаль» җылы булмаячак. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итте

«Ягып җылыту чорына комплекслы фараз буенча фикер йөртсәк, илнең бөтен территориясендә диярлек температура фоны нормага якын булыр дип көтелә», – диде метеоролог. Аның сүзләренчә, Россиянең Европа өлеше төньяк яртысында һәм Уралда, шулай ук Себернең көнбатыш һәм урта өлешендә температура нормадан югарырак булачак.

«Кыш алдагысыннан салкынрак булыр дип көтелә, әмма тулаем алганда, салкын түгел. Әлегә артык төгәл әйтеп булмый <…>. Температура күпмегә артык булыр, фаразлавы кыен», – дип искәртте Вильфанд.

Шул ук вакытта синоптик Гидрометеоүзәге декабрь – февраль айларына алдан фараз әзерләгәнлеген әйтте. Белгечләр мәгълүматларына караганда, Россиянең Европа өлеше үзәгендә кар ноябрьнең икенче декадасы ахырына ятачак.

Фото: ачык чыганаклардан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X