Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөлсирин АБДУЛЛИНА: “Халык җырларын онытмаска иде”

Шөкер, татар эстрадасы яшь талантларга кытлык кичерми. Сәхнәгә берсеннән-берсе оста җырчылар чыга. Аларның һәрберсенең үзенең тамашачысы бар. Яшь булуына карамастан, Гөлсирин Абдуллина да үзенә генә хас стиле, озын җырларны оста башкаруы белән тамашачы мәхәббәтен яулады. Аның "Кошларым", "Пар аккошлар", "Таң атканда", "Телгәләдең җанны син минем" җырларын күпләр инде үз итеп...

Шөкер, татар эстрадасы яшь талантларга кытлык кичерми. Сәхнәгә берсеннән-берсе оста җырчылар чыга. Аларның һәрберсенең үзенең тамашачысы бар. Яшь булуына карамастан, Гөлсирин Абдуллина да үзенә генә хас стиле, озын җырларны оста башкаруы белән тамашачы мәхәббәтен яулады. Аның "Кошларым", "Пар аккошлар", "Таң атканда", "Телгәләдең җанны син минем" җырларын күпләр инде үз итеп өлгерде. Бүген газета укучыларыбызга яшь җырчы белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

- Гөлсирин, сез кайсы яктан? Әти-әниегез кемнәр?

- Мин Мамадыш районы Урта Кирмән авылында 1993 елда Кәҗәмөгез йолдызлыгы астында туганмын. Әтием Ришат шул авылдан. Әнием Ләйлә Пермь өлкәсенең Октябрьск районы Ишем авылы кызы.

- Җырчы булу балачак хыялыгыз идеме? Сезне эстраданы сайларга нәрсә этәрде?

- Ни өчен икәнлеген белмим, әмма балачактан пешекче булырга хыялландым. Әти-әнием бу сәләтемне күреп, аны үстерергә ярдәм иттеләр. Аннары татар җырына мәхәббәт уянды. Җырлый башлагач та якыннарымның һәр яктан ярдәмен тойдым. Рәхмәтлемен Аллаhыма, әти-әниемә, укытучыларыма. Аларның тырышлыгы белән балалар һәм яшьләр арасында үткәрелгән җыр бәйгеләрендә даими катнаштым. Болар миңа сәнгать юлын сайларга этәргеч бирде. Туган авылымда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Алабуга мәдәният hәм сәнгать колледжына укырга кердем. Быел аны уңышлы гына тәмамладым. Бүгенге көндә Казан мәдәният, сәнгать институтында Татарстанның халык артисты, профессор Венера Ганиева классында укыйм.

- Тәүге чыгышыгызны хәтерлисезме?

- Әлбәттә, хәтердә ул көн. Гаилә бәйрәмендә әти-әни, мин һәм сеңелем чыгыш ясадык. Әти баянда уйнады, әни биеде, без сеңелем белән "Әннәги-геннәги" җырын башкардык.

- Эстрадага аяк басканда нинди каршылыкларга юлыктыгыз? Бүгенге көндә җырчыларны нинди проблемалар борчый?

- Тормыш каршылыксыз бармый инде ул. Аларны әкренләп кенә узасың. Бүгенге көндә җырчы өчен студияләр дә җитәрлек, композиторлар да күп. Ләкин эчтәлекле җырлар аз.

- Эстрадада кемнәрдән үрнәк аласыз?

- Мин Раяз Фасыйхов, Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова, Алинә Шәрипҗанова иҗатына гашыйк. Алар барлык яшь җырчыларга үрнәк.

- Ә бүгенге көн тамашачысына нинди җырлар ошый?

- Яшьләр күбрәк поп стилен яраталар. Өлкәннәр халык җырларына, ретрога өстенлек бирә. Мин үзем озын, салмак, моңлы җырларны яратам. Эстраданы да читкә кагасым килми. Тамашачыларым халык һәм ретро җырларны онытмасыннар иде. Чөнки аларда милләт язмышы чагыла. Бу җәһәттән, "Татар моңы" конкурсы, Рәшит Ваһапов фестивален, мәшһүр җырчылар исемендәге бәйгеләрне оештыручыларга рәхмәтем чиксез.

- Җыр сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәсез?

- Беренче чиратта, җырның сүзенә, көенә, стиленә игътибар итәм. Репертуарыма үземнең язмышыма туры килгәннәрен алырга тырышам.

- Сәхнәдән бушаган вакытыгызда ниләр эшлисез?

- Буш вакытларда спорт белән шөгыльләнәм, ашарга пешерергә яратам, вакыты-вакыты белән берәр кул эшенә дә тотынам. Бизәргә, чигәргә хирысмын.

- Чит илгә китәргә теләмисезме?

- Юк, Татарстанда яшисем килә.

- Иң зур теләгегез?

- Беренче чиратта, якыннарым, туганнарым, дусларым сау-сәламәт, дөньялар имин булсын. Иҗат юлымда миңа ярдәм итә торган кешеләр генә очрасын иде.

- Киләчәккә планнарыгыз?

- Укуымны әйбәт кенә тәмамларга. Бүгенге көндә репертуарымны тулыландырып, продюсер белән беренче концертымны оештыру мәшәкатьләре белән йөрим. Бу юлда ярдәм иткән өчен әти-әниемә рәхмәтлемен. Аллаhы Тәгаләгә миңа талант, моң биргәне өчен мең шөкер. Тормышымда очрап, миңа иҗади белем биргән барлык укытучыларыма, продюсерема, җырларымны үз иткән тамашачыма да рәхмәтлемен.

Әңгәмәдәш -

Зөлфия ФОАТОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев