Шəhри Чаллы

Гомере ваннада өзелгән

Панкратион буенча Русия чемпионы Ирина Рыбникованы ваннада ток сугып үтергән.

Фаҗига аның туган шәһәре Братскида булган.
15 яшьлек Ирина зарядкага тоташтырылган телефон белән ваннада юынган вакытта сөйләшкән. Бер мизгелдә телефон ялгыш ваннага килеп төшкән һәм ток сугудан кызның гомере өзелгән. Бөтенрусия турниры нәтиҗәләре буенча кыз Русия җыелма командасына кертелгән булган. Якыннары белдерүенчә, ул күп вакытын күнекмәләрдә үткәргән һәм дөнья чемпионы булырга хыялланган.
Панкратион федерациясендә кызның туганнарына ярдәм итү мәсьәләсе карала

 

https://kiziltan.ru/zhizn/16664-gomere-vannada-zelgn.html

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: