Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әгәр билең сызласа…

Онкологлар хатын-кызларны берничә симптомга игътибарлы булырга чакыра.

Табиблар билгеләп үтүенчә, соңгы елларда яман шеш бигрәк тә яшьләрдә, 40 яшьтән алып кешеләрдә күзәтелә. Бу хакта Мәскәүнең билгеле онкологларына сылтама белән “КП” басмасы хәбәр итә.

Хатын-кызларда яман шешнең иң киң таралган формасы — сөт бизенең яман шеше. Икенче урында — аналык муенсасы яман шеше.
Онкологлар белдерүенчә, организмыңдагы үзгәрешләргә вакытында игътибар итү яман шешне иртә стадиядә ачыкларга ярдәм итә. Бу исә савыгу процентын арттыра.

Хатын-кызларга бил һәм аннан түбән эч авыртулар, кан килү (күрем вакытында түгел), сөт бизенең зураю, тыгызлануы һәм кызаруы кебек симптомнарга игътибарлы булырга кирәк. Болар барысы да табибка мөрәҗәгать итү һәм тулы тикшеренү өчен сәбәп булып тора.

Чыганак:татар тудей

фото: ачык чыганаклардан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X