Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Грипп һәм ОРВИны кисәтү буенча кайнар линияләр эшли башлады

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) эпидемия сезоны алдыннан грипп һәм тын юлларының кискен вируслы инфекциясен кисәтү буенча кайнар линияләр эшен башлап җибәрә, диелгән ведомство сайтында. Бу хакта РИА Новости җиткерә.

"2 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр Россия субъектларындагы Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте кайнар линия телефоннары аша һәм кулланучыларга консультация бирү пунктларында грипп һәм ОРВИ профилактикасы буенча сорауларга җавап бирәчәк", - дип хәбәр итә Роспотребнадзор.
Ведомство мәгълүматлары буенча, белгечләр кайда прививка ясатырга мөмкин булуын, аңа ничек әзерләнергә кирәклеген, гриппка каршы прививканың башка вакцинацияләр белән катнаштырырга яравы-ярамавы турында җавап бирәчәкләр. Биредә хезмәткәрләр әти-әниләргә балаларын ничек йогышлы авырулардан саклап булуы, битлекләр куллану һәм башка чаралар буенча киңәшләрен бирәчәк.
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев