Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гүзәл Уразова туган көнен кайда һәм ничек уздырачагы билгеле

8 гыйнвар көнне Татарстанның атказанган артисты, күп тапкырлар «Алтын барс» премиясе лауреаты, җырчы Гүзәл Уразова туган көнен билгеләп үтә. Быел җырчы туган көнен тамашачылары белән бергәләп бәйрәм итәргә ниятли, дип хәбәр ителә җырчының рәсми сайтында.

8 гыйнвар 17 сәгатьтә Казанның “Пирамида” концертлар залында зур тамаша көтелә. Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов төркеме белән бергә бер сәхнәдә туган көн мәҗлесен махсус кунаклар: Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова, Ришат Төхвәтуллин, Ризат-Зинира Рамазановлар, Гүзәл Әхмәтова, Ландыш Нигъмәтҗанова “кыздырачак”.
“Бернинди дә бүләк кирәкми. Тамашачым килсә – шул бүләк. Күңелле булачак!” ди Гүзәл Уразова. Туган көн алдыннан Гүзәлнең биографиясен искә алсак да артык булмас. Википедия Гүзәл турында менә нәрсә ди: Гүзәл Уразова 1982 елның 8 гыйнварында Пермь өлкәсе Барда районы Барда авылында туа. Мәктәптә укыганда ук ул бик актив бала була, барлык фәннәрдән диярлек өстәмә белем алып укый. Җыр укытучысы Гүзәл белән аеруча тырышып эшли. Профессионал буларак ул үзенең укучысында булачак эстрада йолдызын күрә. Гүзәлнең беренче уңышы – Өфә каласында узган “Башкортостан Йолдызчыклары” конкурсында беренче урын алу. Шушы җиңү кечкенә җырчының тормышында бик зур вакыйга була һәм алга таба эшләргә көч-күәт өсти. Соңрак Гүзәл район күләм, өлкә күләм конкурсларда катнаша һәм, һичшиксез, аларның һәрберсе аның тормышында зур роль уйный. Җырчының музыкаль программалары югары дәрәҗәдәге режиссурасы, сәхнә бизәлеше һәм декорацияләре, өр-яңа тавыш һәм ут бирү технологияләре, концерт алып баручыларның профессиональлеге белән аерылып тора һәм һәрбер концертка иҗади бердәмлек өсти. Шуңа күрә, Гүзәл Уразованың һәр концерт программасы тамашачылар ягыннан зур шатлык белән кабул ителә.



 Гүзәл Уразова туган көнен кайда һәм ничек уздырачагы билгеле | Tatar Today - татар яңалыклары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев