Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җиңү парады көзгә күчерелергә мөмкин

Кремльдә һәм РФ Оборона министрлыгында Җиңү парады сценарийсын көзгә үткәрү турында уйлыйлар.

Бу очракта чара тамашачылар катнашында узачак. Шул ук вакытта парадны 9 Майда да үткәрү варианты саклана, анысында инде «трибуналарсыз» үтәр дип көтелә. Тантаналы чараны ноябрь башына күчерү идеясе дә юк түгел. 1941 елның 7  ноябрендә, Мәскәү өчен сугыш барганда, хәрби парад узган, бу чарада Иосиф Сталин үзе дә катнашкан. Парад тарихи мәгънәгә ия булган һәм мөһим "хәрби операция" булып саналган.

РБК мәгьлүмат агентлыгы Оборона министрлыгына һәм ил Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песковка Җиңү парадын үткәрү мәсьәләсе турында хат юллаган. Җавапта Дмитрий Песков, коронавирус фонында Җиңү парадын күчерү турында әлегә карар кабул ителмәде, дигән.

 

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X