Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иҗади фикерләргә өйрәтәбез

Бу нисбәттән, татар теле һәм әдәбияты дәресләре укучылар эшчәнлеген активлаштыру, иҗади фикерләү өчен бик тә уңайлы җирлек. "Күп белдерүгә караганда, әз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү - мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы", дигән әдәбият галиме Г.Ибраһимов. Бүген белем бирүдә заманча технологияләр куллану галимнең шушы...

Бу нисбәттән, татар теле һәм әдәбияты дәресләре укучылар эшчәнлеген активлаштыру, иҗади фикерләү өчен бик тә уңайлы җирлек. "Күп белдерүгә караганда, әз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү - мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы", дигән әдәбият галиме Г.Ибраһимов. Бүген белем бирүдә заманча технологияләр куллану галимнең шушы фикеренә тәңгәл килә. Чөнки заманча технологияләр кулланып эшләү - укучыларда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту, танып белү активлыкларын үстерү һәм иҗади мөмкинлекләрен камилләштереп, белемнәрен тирәнәйтү, сәләтләрен ачу ул.

Бүгенге тормышыбызны интернеттан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Ул тормышка ныграк үтеп кергән саен, укучыларыбыз да уңайлы мөмкинлекләрдән тулырак файдаланырга тырыша.

Укытучы hәм укучылар өчен интернет, гомумән, зур мөмкинлекләр ача. Сәләтле балалар белән эшләү юлында да пәрәвез челтәре алыштыргысыз. Аның ярдәмендә укучылар өчен интернет-олимпиадалар, онлайн-тестлаштыру, электрон дәреслекләр белән эш, төрле викторина-конкурслар, иҗади сәләтләрне үстерүгә бәйгеләр оештырырга мөмкин. Иҗатка тартылган, журналист hөнәре белән кызыксынган, гомумән, язуга сәләте булган укучылар белән онлайн-газета яки журнал оештыру да актуаль.

Сәләтле балаларны үстерү, таныту максатыннан 2011 елда минем тарафтан оештырылган "Илһам" онлайн-газетасы бүгенге көндә дә уңышлы эшли. Укучылар, укытучылар арасында үз аудиториясен булдырган онлайн-газета халыкара, республикакүләм бәйгеләрдә катнашып, уңышларга иреште. Ел дәвамында онлайн-газетада эшләүче, язмаларын бастыручы даими авторларыбыз инде үз иҗат җимешләрен җыентык итеп тә чыгардылар.

Түгәрәккә йөрүче Әшрәфуллин Марсель, Хәкимуллина Камилә, Сибгатуллина Алиянең язмалары "Көмеш кыңгырау" газетасында да еш күренә.

Укучыларым даими рәвештә шәhәр, республика һәм Россия күләмендәге иҗади бәйгеләрдә каләмнәрен сыныйлар: "Алтын каләм", "МедиаПокорение" бәйгеләрендә, фәнни-гамәли конференцияләрдә призлы урыннар алалар. Мәсәлән, Әшрәфуллин Марсель быел илкүләм "МедиаПокорение" фестивалендә татар телендә язучы балалар арасында "Фестиваль ачышы" номинациясендә җиңү яулады. "Алтын каләм" бәйгесендә исә лицей укучысы Галимова Әдилә гран-при иясе булды.

Гомумән, онлайн-газета эшчәнлегендә актив катнашкан сәләтле бала туган телдә иҗади фикер йөртә, камил аралаша, журналист hөнәре белән якыннанрак таныша, үзенең каләмен төрле жанрларда сыный, иҗади бәйгеләрдә актив катнаша һәм инде бүгенге көндә актуаль тармак - мәгълүмати-коммуникатив технологияләр белән эшләргә өйрәнә.

Рәдинә СӘРВӘРОВА,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

"Электрон матбугат" түгәрәге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев